Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре аннексияләнгән Кырым хөкүмәтенә керергә омтыла


Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында килешү имзалый, Казан, 15 ноябрь 2014
Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында килешү имзалый, Казан, 15 ноябрь 2014

Кырым хөкүмәтендә министрлар вазифалары өчен оештырылган бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә катнаша.

Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов оештырган әлеге бәйгедә катнашкан намзәтләр 18 ноябрьдә сынау узды. Сынау узучылар белән Аксенов шәхсән сөйләшкәч, карар кабул ителәчәк диелде. Бу очрашу 28 ноябрь узган, ләкин нәтиҗәләр әлегә хәбәр ителми.

Бәйгедә барлыгы 117 намзәт катнаша, шуларның 89ы Кырымнан, калганнары – Русия төбәкләреннән. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә бар.

Татарстан президенты аппаратының эксперт департаменты башлыгы урынбасары, махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Рамил Шәмсетдинов, Кырымның милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры урынына, ә Татарстанның хисап пулаты аудиторы Азат Вәлиев икътисади үсеш министры урынына дәгъва итә. Икесе дә рейтингта әлегә икенче урында бара.

Исемлектә шулай ук Казандагы "Эфир" телерадиокомпанисенең "Город" тапшыруын алып баручы Лира Сәхапова ​(курорт һәм туризм министры урынына дәгъва итә), Лениногорски шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ринат Ялаков бар.

Кырым хөкүмәтендә эшләргә тәләк белдерүчеләр арасында шулай ук Башкортстаннан бүлек мөдире Гүзәл Исәнгулова (мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынына дәгъва итә), Свердлау өлкәсенең дәүләт милке идарәсе хезмәткәре Айдар Имамов, Краснодар краеннан Альберт Бадгетдинов бар.

Үз төбәкләрендә болай да яхшы урыннарда утыручы бу түрәләрнең Кырымга килеп эшләргә нәрсә этәргәне билгесез.

Октябрь аенда Кырым хөкүмәте делегациясе тәҗрибә туплау өчен эш сәфәре белән Татарстанга барып кайтты. Очрашулар барышында тарафлар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алышу һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште.

Татарстан түрәләренең, аеруча президент аппараты вәкиленең Кырымда министр вазифасына дәгъва итүе шул сәфәрнең бер нәтиҗәсе була ала. Бер яктан Кырымга Русия шартларында эшләү тәҗрибәсе булган кадрлар кирәк булса, икенче яктан Татарстан андый кадрларны үзеннән җибәреп Кырымдагы хәлләрне билгеле бер дәрәҗәдә үз игътибарында тота ала.

2014 елда Кырымда ачылган Башкортстан вәкиллеге инде күптән ябылган булса, Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге үз эшен дәвам итә, гәрчә Кырым хөкүмәте белән Татарстан вәкиллеге арасында җанлы бер хезмәттәшлек булуы, аның Татарстанга ниндидер файда китергәне күренми.

Татарстанның Кырымга карата 2014 елда арта барган игътибары, президент Рөстәм Миңнехановның ул вакытта әле тыелмаган Кырымтатар мәҗлесе белән очрашулары, Татарстанның Мәскәү кушуы белән Бакчасарай районына куратор булып билгеләнүе ике арада элемтәләрне ныгыта башлаган кебек тоелган иде. Ләкин Татарстанның кырымтатарларга күбрәк игътибар бирүе Аксенов планнарына кермәгән булса кирәк. Алга таба бу хезмәттәшлек сүрелә барды.

Аксенов күбрәк Чечня моделенә игътибар итә башлады, анда берничә сәфәр ясады, Рамзан Кадыров белән дуслашты. Татарстан исә ул вакытта күбрәк Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов белән элемтәдә тору, Бакчасарай районына ярдәм итү белән чикләнергә мәҗбүр булды. Бу чордагы хезмәттәшлек Татарстан Җәмәгать пулаты вәкилләренең Кырымга сәфәре, "Йолдызлык" фестивален Кырымда үткәрү, Казанның Тимирясов исемендәге университетның Кырымнан килгән студентларны укыту дәрәҗәсенә калды.

Шул чорда ук, оешкан рәвештәме, очраклымы, Татарстаннан кайбер кадралар Кырымдагы вазифаларга урнаша башлады.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Ренат Җаппаров Керич шәһәре башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнде. Казанның элекке баш архитекторы, Мәскәүдән чакыртылып алынган Эрнст Мәүлетов Акмәчет шәһәре архитекторы, Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнгән булса да, ел ярым эчендә вазифасыннан алынды, хәтта фотосы "Мәсхәрә тактасына" эленде. Мавлютов мәхкәмәдә үзен аклады, ләкин вазифадан үз теләге белән китү гаризасы язып, Мәскәүгә кайтырга мәҗбүр булды. 2014-2015 елларда Аксенов хөкүмәтендә вице-премьер булган Русия тарафлы Рөстәм Тимергалиевны да мәхкәмә карары булмыйча акча урлауда гаепләп, вазифадан алдылар. Бу куылулар артында Аксенов торганы сер түгел.

Гомумән, Аксеновның хакимияттәге биш елы төрле җәнҗаллар, вице-премьер, министрлар, шәһәр башлыкларын утыртулар, вазифадан алулар, коррупциядә гаепләүләр белән билгеләнде. Кырымдагы аек башлы белгечләр хәзер бу вазифаларга барудан баш тарта. Кырымның үз кадрлар потенциалы таралып бетте. Икенче яктан, Кырым хөкүмәтендә югары вазифаларда эшләүчеләр Украинаның санкцияләр исемлегенә эләгә. Дөнья санкцияләре салынган Кырымга Мәскәү һәм Русия төбәкләреннән килергә ашкынучылар бик күренми.

Бу күзлектән караганда, Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән Кырымдагы министр кәнәфиләренә утырырга теләүчеләрнең киләчәктә нинди урындык-эскәмияләргә эләгәчәкләрен фаразлавы авыр.

XS
SM
MD
LG