Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырым түрәләре Татарстан җитәкчелеге белән очрашты


Юрий Гоцанюк Юлия Жукова (с) һәм Ириниа Кивико (у) белән Татарстанда
Юрий Гоцанюк Юлия Жукова (с) һәм Ириниа Кивико (у) белән Татарстанда

Мәскәү куйган Кырым хакимияте делегациясе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен 8 октябрь Казанга килде.

Кырымның Мәскәү контролендәге хөкүмәте башлыгы Юрий Гоцанюк Кырым министрлары белән Татарстанда эш сәфәрендә. 8 октябрь Гоцанюк Татарстан президенты Рөстәм Миңенахнов һәм премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты.

Очрашу барышында тарафлар "сәүдә-икътисади һәм һуманитар өлкәдәге төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен карады, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алышу хакында сөйләште һәм башка актуаль мәсьәләләрне кузгатты", диелә хәбәрдә Татарстанның рәсми порталында.

Кырым хөкүмәте порталы хәбәр итүенчә, делегациядә Гоцанюкның урынбасарлары Ирина Кивико, Юлия Жукова, Игорь Михайличенко, Кырымның авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин, хезмәт һәм социаль яклау министры Елена Романовская Сак шәһәре башлыгы вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев бар.

Эш сәфәре кысаларында Кырым министрлары Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, "Химград" технополисы, Иннополис шәһәре, "IT-Парк" технопаркы һәм "Эйдос-медицина" үзәге, "Казан" агросәнәгать үзәге белән таныша.

Күптән түгел Кырым башлыгы Сергей Аксенов Татарстанга Кырым министрларын җибәрү турында белдергән иде. Ул Русиядән ярымутрауда эшләү өчен белгечләр җәлеп итү кирәклегенә басым ясады.

2014 елда Кырымда булган вакыйгалар вакытында Татарстан җитәкчелеге Кырым хакимияте һәм кырымтатарлар арасында төп арадашчы ролен үтәгән иде. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация, Татарстан мөфтие, артистлары, депутатлары Кырымга даими килеп тордылар.

Ләкин тора-бара Аксенов хакимияте Татарстанның Кырымдагы эшчәнлегенә тискәре караш тудыра башлады. Ахыр чиктә Татарстан-Кырым элемтәләре Татарстанның Бакчасарай районына шефлыгы, "Йолдызлык" фестивале һәм Татарстан хисабына Казанда Тимирясов исемендәге институтта Кырымнан кадрлар әзерләү проекты белән чикләнде.

Соңгы өч елда Кырым белән Татарстан арасында рәсми элемтәләр иң түбән бер дәрәҗәгә төште дияргә мөмкин. Татарстанның югарыда утырган бер түрәсенең "Аксенов Татарстанның кырымтатарларга "начар" йогынты ясавыннан, Кырымда татар факторы үсешеннән курыккан кебек тоелды", дигәне дә мәгълүм.

XS
SM
MD
LG