Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмә системын тәнкыйтьләүче журналистлар өчен җаваплылык кертергә тәкъдим ителде


Мәхкәмә утырышы (архив фотосы)
Мәхкәмә утырышы (архив фотосы)

Русия хөкемдарлар шурасы төзегән мәхкәмә системының яңа мәгълүмати сәясәте концепциясендә хөкемдарларны "тенденциоз язмалардан" якларга кирәк диелгән.

Русия хөкемдарлар шурасы мәхкәмә системының 2020-2030 елларга мәгълүмәти сәясәте концепциясе өлгесен әзерләгән. Анда мәгълүмат чаралары һәм журналистларны мәхкәмәгә басым ясаган һәм аның эшчәнлеген начар яктан күрсәткән материаллар чыгарган өчен җавапка тартырга тәкъдим ителә.

Хөкемдарларны "тенденциоз язмалардан" якларга кирәк, диелгән документта. Аның эчтәлеге белән "Ведомости" танышкан.

Авторлар фикеренчә, журналистларның хөкемдарлар эшен ни рәвешле яктыртырга тиешлеген канун нигезендә билгеләргә кирәк. Алар шулай ук мәхкәмә хакимиятенең матбугат чараларында абруен төшерү булмасын өчен механизм төзергә кирәк ди.

"Мәхкәмәгә карата җәмәгатьчелек фикере белән идарә итү күзәтелә, аның абруен киметеп күрсәтү, тәртипсез, нигезсез тәнкыйть бар", диелгән документта.

Мәгълүмәт чараларына һәм журналистларга нинди җәза кулланылырга мөмкин, бу турыда хөкемдарлар шурасы әйтми, алар монысын канун чыгаручы оешмалар билгеләргә тиеш, ди.

  • Ноябрьдә Тикшерү комитеты хөкемдар Алексей Криворучкога үтерү белән янаулар нигезендә җинаять эше кузгатты. Криворучко "Мәскәү эше" нигезендә кулга алынган актер Павел Устиновны 3,5 ел колониягә хөкем иткән иде. Соңрак Мәскәү мәхкәмәсе Устиновка хөкемен бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырды.
  • Криворучкого социаль челтәрләрдә янаган дип шикләнелгән ике кеше хәзер сак астында, тагын берсенә читкә китмәү шарты куелган.

XS
SM
MD
LG