Леонид Левин 2011 елда Думага сайланган вакытта "Тайный Советник Нетвок Компани" дигән ширкәтнең 100% хиссәләренә хуҗа икәнлеген күрсәткән булган. The Insider язганча, Левин бу ширкәткә 2002 елда Кипрның A.R A.R Management фирмасы белән берлектә нигез салган. Бу ширкәт тагын ике оффшор тарафыннан идарә ителә диелгән хәбәрдә.
Федераль салым хезмәте мәгълүматына караганда, узган елда "Тайный советник" 92 млн сумнан артык керем алган. Бу ширкәт дәүләткә сатып алулар белән дә шөгыльләнә, Русия тимер юллары, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "МИСиС" университеты белән килешүләрдә ул 800 миллионнан артык акча үзләштергән.
Газетка биргән әңгәмәсендә Левин "Тайный советник" ширкәте хуҗаларына кагылышы булмавын әйткән.
- 2 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин физик затларны да "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канун имзалады. Канунда каралганча, "ят агентлар" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чарасы материалларын таратучы, яки ул материалларны җитештерүдә катнашучы, шулай ук чит илдән яки Русиядә урнашкан, чит илдән финансланучы юридик затлардан акча, милек алучы физик затлар танылырга мөмкин.
- Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канун бәйсез журналистларның эшенә һәм иминлегенә, Русия ватандашларының үз теләкләре белән теләсә кайсы чыганактан мәгълүмат алу хокукына турыдан-туры һөҗүм дип атады.