Accessibility links

Кайнар хәбәр

RFE/RL президенты: Русиянең "ят агентлар" турында кануны бәйсез журналистлар эшенә һәм иминлегенә турыдан-туры һөҗүм булып тора


Канунда каралганча, "ят агентлар" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чарасы материалларын таратучы, яки ул материалларны җитештерүдә катнашучы, шулай ук чит илдән яки Русиядә урнашкан, чит илдән финансланучы юридик затлардан акча, милек алучы физик затлар танылырга мөмкин. 

Русия президенты Владимир Путин "ят агент" дип танырга мөмкин булган матбугат чаралары исемлеген киңәйтү хакындагы канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.

"Ят агент" дип танылган мәгълүмат чарасы чит ил агентлары дип танылган сәүдәгә корылмаган оешмалар өчен кабул ителгән барлык чикләүләр һәм йөкләмәләрне үтәргә тиеш була. Канунда каралганча, "ят агентлар" дип "ят агент" дип танылган матбугат чарасы материалларын таратучы, яки ул материалларны җитештерүдә катнашучы, шулай ук чит илдән яки Русиядә урнашкан, чит илдән финансланучы юридик затлардан акча, милек алучы физик затлар танылырга мөмкин.

Һәр очрак юстиция министрлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан аерым каралачак.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасы президенты Джейми Флай "матбугат чаралары - ят агентлар" турындагы канун бәйсез журналистларның эшенә һәм иминлегенә, Русия ватандашларының үз теләкләре белән теләсә кайсы чыганактан мәгълүмат алу хокукына турыдан-туры һөҗүм дип атады. Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) Русиядә сүз иреге өчен инде җиде дистә елга якын көрәшә һәм, нинди генә вазгыять булмасын, бу эшне дәвам итәчәк диде Флай.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

XS
SM
MD
LG