Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осиновода чүп яндыру корылмасы булачак урыннан төзелеш техникасын чыгаралар


Осиново янында төзелеш техникасы
Осиново янында төзелеш техникасы

Казан янында чүп яндыру корылмасы төзеләчәк җирдә юл сала башлаган техника кире чыгарыла башлады. Өч көн элек монда чүп заводына каршы чыгучылар техниканы уздырмау өчен чатыр лагере корып куйган иде.

5 декабрь Казаннан ерак түгел Новониколаевское белән Осиново бистәләре арасындагы кырдан төзелеш техникасын чыгара башлаганнар. Бу хакта Idel.Реалиига социолог, активист Искәндәр Ясәвиев һәм экоактивист Елена Изотова хәбәр иткән.

Ноябрь ахырында Осиново янында чүп яндыру корымасы төзеләчәк дип фаразланган урыннан ерак түгел кырга бульдозерлар, экскаваторлар китерелде. Рәсми рәвештә "җирле әһәмияткә ия булган юллар төзекләндереләчәк" дип игълан ителде. Әмма активистлар монда юлларның элек гомумән булмавын белдерде, төзекләндерерлек әйбер юк, бу юллар булачак чүп яндыру заводы өчен төзелә дип фаразлады.

2 декабрьдә активистлар төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады. Төзүчеләр активистларга чатырларын җимерү белән янаган. Моңа җавап итеп активистлар полициягә гаризалар язган.

4 декабрьдә лагерьдә җыелган кешеләр саны 70 кә җиткән. Төзелеш эшләре тулысынча туктатылган.

Чарада катнашучылар техниканың китүен хакимиятнең хәйләкәр адымы гына дип уйлый, шуңа күрә чатыр лагере таралмый, киресенчә, кешеләр килә, чатырлар саны арта дип хәбәр итә протестта катнашучылар.

XS
SM
MD
LG