Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Синҗандагы вазгыятькә бәйле рәвештә АКШ дипломатларына чикләүләр кертте


Кытай һәм АКШ байраклары
Кытай һәм АКШ байраклары

Октябрьдә АКШ Кытайның мөселманнар һәм уйгырларны эзәрлекләүгә катышы бар дип дипломатларына һәм 28 ширкәтенә каршы чикләүләр керткән иде. Пекин моңа җавап чарасы әзерләгән.

АКШның Синҗан төбәгендә уйгырларны кысырыклаганы өчен Кытайга карата чикләүләренә җавап итеп, Пекин америка дипломатларына чикләү чаралары күрәчәк. Бу хакта брифингта Кытайның тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле белдерде дип CCTV хәбәр итте.

Америка дипломатларына нинди чикләүләр кертеләчәген министрлык вәкиле әйтмәгән. Элегрәк матбугат чаралары Пекин, Шанхай, Гуанчжоу, Чэнду, Шеньянь һәм Ухан шәһәрләрендә эшләүче дипломатларга җирле хакимиятләр һәм оешмалар белән очрашулары хакында биш көн алдан тышкы эшләр министрлыгына хәбәр итү таләбе куелды дип язган иде.

Октябрдә АКШ Кытайның дипломатларына һәм 28 ширкәтенә каршы чикләүләр кертте. Вашингтон аларны мөселманнар һәм уйгырларның хокукларын кысуга катнашы бар дип саный.

3 декабрьдә АКШның Вәкилләр пулаты президент Дональд Трамп идарәсенә Кытайда мөселманнарны эзәрлекләгән өчен Пекинга басымны арттырыруны йөкләүче канун өлгесен зур күпчелек белән хуплады.

Бу канун өлгесе президентны Кытай коммунистлар фиркасе президиумының Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарга карата алып барылган репрессияләр өчен җаваплы әгъзаларына карата шәхси чикләүләр кертергә чакыра.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы Вәкилләр пулатының бу карарын "Кытайга каршы яман ниятле һөҗүм" һәм илнең "эчке эшләренә тыкшыну" дип атады.

XS
SM
MD
LG