Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә себертатар мохтарияте җитәкчелеге өчен көрәш җәнҗалга әверелә


Төмәндә себертатар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары
Төмәндә себертатар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары

Төмән өлкәсе себертатар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегендә җәнҗал чыкты. Кайберәүләр моның артында өлкә хакимияте булырга мөмкин дип исәпли.

7 декабрьдә Төмән өлкәсендә себертатарлар бер юлы ике корылтай оештыра. Берсен өлкә себертатарлар милли-мәдәни мохтарияте Тубылда уздыра. Төмән шәһәр себертатар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динар Абукин исә бу көнне өлкә башкаласында шул ук өлкә мохтариятенең җыенын уздыруын һәм анда яңа рәис сайланачагын игълан итте.



Мохтарият җитәкчесе Фәүзия Марганова Абукинның бу җыенын оешмада җитәкчелекне канунсыз рәвештә алыштыру омтылышы дип атый.

“Ул бик хәйләкәр эш итә. Турыдан-туры үзен җитәкче дип игълан итми, ә хисап-сайлау җыены уздыруын белдерә. Янәсе, себертатарлар шунда хәл итәчәк” диде Азатлыкка Марганова.

Аның әйтүенчә, Абукин оештыра торган җыен кануный булмаячак. Шуңа күрә Төмән өлкәсе себертатарлар милли-мәдәни мохтарияте Төмәндә Абукин җитәкчелегендәге ул җыен узган көнне Тубылда еллык хисап җыенын уздырырга карар иткән. Марганова Абукинны алдашуда гаепли. Янәсе, Төмәндә узачак хисап-сайлау җыенында Марганова да яңадан сайланырга үзен намзәт итеп чыгарган икән. Марганова исә Азатлык белән сөйләшүдә бернинди сайлаусыз тагын бер елга оешмада җитәкче булып калачагын әйтте.

Фәүзия Марганова
Фәүзия Марганова

“Мин Төмән өлкәсе себертатарлар милли-мәдәни мохтариятен 2016 елдан бирле җитәклим. Оешманың низамнамәсе нигезендә җитәкче ике елга бер сайлана. 2018 елда Тубылда узган чираттагы җыенда мине тагын ике елга сайлап куйдылар. Соңгы елларда бик актив эшлибез, безнең тирәдә актив яшьләр дә тупланды. Без хәзер бик мобиль, күпләрнең машинасы бар, төрле шәһәрләргә, авылларга барып чаралар оештырабыз”, ди ул.

Марганова әйтүенчә, Динар Абукинга һәм аның тирәсендәгеләргә мондый эш ысулы ошамый. Ул Абукинны җыелып сөйләшеп утырулар тарафдары ди һәм моны искечә эшләү ысулы дип атый. ”Мин сөйләшеп утыруларны яратмыйм, мин эшләргә яратам. Кайберәүләр үзләрен безнең чараларда катнаштырмауга үпкәли. Андыйлардан мин ни эшли алулары турында сорыйм. Ә алар берни эшләми. Бездә кемдер китаплар, кемдер шигырь яза, кемдер бии яки җырлый. Машиналарга утырабыз да берәр җирдә кичә уздырырга чыгып китәбез”, ди ул.

Быел алар өлкәдәге Вагай, Тубыл, Ялутор районнарында галимнәр, язучылар катнашында себертатар теленә багышланган чаралар оештырган. Шулай ук оешма себертатар авыллары турында китаплар чыгарып аларны тәкъдим итү кичәләре уздырган.

Динар Абукин
Динар Абукин

Динар Абукин исә 2018 елда хисап-сайлау җыены узмады, өлкә мохтариятен оештырган район мохтариятләре буларак безнең шураны җыеп хәзер андый җыен уздырырга вәкаләтебез бар, болар барысы да низамнамә нигезендә башкарыла ди. Ул Азатлыкка өлкә мохтариятенең башкарма мөдире буларак бу җыенны башка районнардагы мохтариятләр белән сөйләшеп оештыруын белдерде. “100 процент диярлек җирле мохтарият Төмәндә узачак җыенда катнашачак ди Абукин. Анда өлкә мохтарияте җитәкчеләренең еллык хисапларын тыңлау, оешманың төрле эшче төркемнәрен һәм җитәкчесен сайлау планлаштырыла.

Марганова әйтүенчә, әгәр Абукин ул җыенны уздырып яңа җитәкче сайлануын игълан итсә, оешма ул җыенның карарын канунсыз дип тануны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк. Ул җитәкчене алыштыру тырышлыгын октябрь башында Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышында яңа рәис сайлауга охшатуын белдерә. Төмән өлкәсендә яшәүче татарларны һәм себертатарларны берләштергән ул оешмада кайбер татарлар яңа җитәкче Ләйсән Хөрмәтуллинаны хакимият куйган кеше дип канәгатьсезлек белдерде.

“Ул мохтариятне җитәкләргә теләгән, әмма җитәкчелеккә керә алмаган Абукинның күзе хәзер безнең мохтарияткә төште. Аңа нигәдер өлкә дәрәҗәсендәге оешма кирәк”, ди Марганова. Төмән шәһәр думасындагы КПРФ депутаты Динар Абукинның Төмән шәһәре себертатар мохтарияте өлкә дәрәҗәсендәге шушы ике мохтарияткә дә кергән.

Марганова әйтүенчә, хакимияттәге чыганаклар аңа киләчәктә бу ике өлкә мохтариятен берләштереп берне генә калдыру нияте булуын, Төмән өлкәсе себертатар мохтариятен ябарга вакыт җитүен әйткән. Соңгы арада өлкәнең милләтләр эшләре комитеты белән мөнәсәбәтләре бозылуы, Абукинның Төмән шәһәрендә бу җыенны оештыруы да шушы ният белән ничектер бәйле булырга мөмкин дип саный Марганова.

Абукин Азатлыкка әйтүенчә, 7 декабрьдә Төмәндә узачак җыенда бу ике оешманы берләштерү мәсьәләсен дә карау мөмкин булачак.

“Хәзер бездә ике өлкә мохтарияте эшләп килә. Без уртак чараларда бергәләп катнашып киләбез. Киләчәктә бәлки берләштерү дә мөмкин булыр. Бу да мантыйкка туры килә торган эш”, диде Абукин.

Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

Филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин әйтүенчә, Абукинның социаль челтәрләрдә алып барган бу эше артында хакимият тора һәм аларның киләчәк төп максаты өлкә себертатар мохтариятен ябу. “Бер автономия булса, бер структура булса, хакимияткә уңайлырак. Бары шул гына”, ди Сәгыйдуллин. Аның әйтүенчә, Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татарлары һәм себертатар мохтарияте себертатарлар өчен берни эшләми, бары хакимият ни кушса, шуны гына үти.

Сәгыйдуллин Абукинның социаль челтәрләрдә язып утырудан һәм утырып сөйләшүләрдән башка бернинди башкарган эше юк ди.

Соңгы елларда өлкә бюджетыннан Марганова җитәкчелегендәге мохтарияткә грантлар, акчалар бүленмәгән. Быел оешма себертатар сүзлеге һәм китаплар чыгару өчен өлкә думасында бер депутат ярдәме белән бюджеттан акча түләү турында килешүгә ирешкән. Акча түләү милләтләр эшләре комитеты аша расланган. Әмма хәзер комитет оешманың бу акчаларның ничек тотылуы турында хисапны кабул итәргә теләми. Комитет вәкиләренә бер китапта ике мәртәбә кулланылган “Себерстан” сүзе ошамаган. “Нигә Себерстан? Сез Татарстан белән Башкортстан кебек үз дәүләтчелегегезне булдырырга телисез мени? Андый максатларга бюджеттан акча бирә алмыйбыз”, дип әйттеләр ди Марганова.

Нигә Себерстан? Сез Татарстан белән Башкортстан кебек үз дәүләтчелегегезне булдырырга телисез мени?


“Себерстан” сүзе ул китаптагы Искер каласына багышланган бер шигырьдә кулланылган булган. Әмма комитеттагылар фикеренчә, дистәләрчә китап авторы, 79 яшьлек шагыйрә Галия Абайдуллинаның бу шигыре әлеге сүз аркасында экстремизмга тарта һәм хәзер алар әлеге китапны чыгару өчен бирелгән акчаны дәүләткә кире кайтаруны таләп итә. "Шигырьдә Искерне, туган җирне, туган телне күтәрергә кирәклеге турында гына сүз бара, бәлки аларга аны дөрес итеп тәрҗемә итмәгәннәрдер, әмма без хәзер бу хәлләрне үзебезгә карата басым буларак кабул итәбез", ди Марганова.

Зәйтүнә Тычинских
Зәйтүнә Тычинских

Тубыл шәһәре себертатар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских Азатлык белән сөйләшүдә өлкә мохтариятендәге җитәкчелек өчен көрәш нәтиҗәсендә күңеле төшүен белдерде. “Без 7 декабрьдә Төмәндә узачак җыенда да, Тубылда узачагында да катнашмаячакбыз. Минемчә, бу җитәкчелек өчен кемнеңдер уены гына. Безнең башка, уңай эшләребез бар”, дип җавап бирде ул.

XS
SM
MD
LG