Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга чит илдән күченәчәк ватандашларның 35 проценты гына татар


Русия паспортында татар телендә кушымта
Русия паспортында татар телендә кушымта

Быел чит илдән Татарстанга 298 гаилә күченергә теләк белдергән. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән

6 декабрьдә Дәүләт шурасында Татарстан президенты каршында ватандашлар эше белән шөгыльләнүче координацион шура утырышы узды. Парламент башлыгы, президент аппараты җитәкчесе, министр урынбасарлары читтә яшәүче татарларның хәле турында сөйләште.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерергә ярдәм итү програмы эшли.

"2019 елның 1 ноябренә програмда катнашырга теләп 298 ватандаштан гариза кергән. Шуларның 211енә хезмәт министрлыгы уңай бәяләмә биргән. Бу шулай ук аларның 374 гаилә әгъзаларына да кагыла. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән. Ватандашлар Казан, Әлмәт, Чаллы, Менделеевски, Мамадыш, Бөгелмәдә яшәргә җыеналар", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта тәкъдим ителгән хисап белешмәсендә дәүләт програмы кысаларында Татарстанга күчергә теләүче ватандашларның нибары 35 проценты гына татар булуы язылган. Калган 15 проценты - урыс, 11 проценты - үзбәк, 39 проценты - башка милләт вәкилләре. "Татарлар безгә тартыла", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан хезмәт министрлыгы күченгән ватандашларның беренче елдагы тормышына мониторинг та үткәргән. 805 кешенең 536сы ялланып эшли, 197е - эшмәкәр, 72се - белем ала. Дәүләт програмы ярдәмендә торак өчен түләүнең 50 процент чыгымын (ләкин 6250 сумнан да артмаска тиеш) дәүләт каплый. Быел бу мөмкинлектән 20, узган ел 19 кеше файдаланган. Аларга социаль ипотека алу мөмкинлеге дә каралган.

Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев министрлыклар тарафыннан узган ел куелган бурычлар башкарылды диярлек дип белдерде. Очрашуда катнашучыларга дөньяда күпме татар яшәвен дә искә төшерде.

"Бүген Русиядә 5 миллион 300 мең татар яши. Шуларның 2 миллионы Татарстанда, 1 милионнан артыгы Башкортстанда. Идел буе федераль бүлгесендә 4 миллион, ә дөньяда 8 миллион татар дип әйтәбез", диде Шәйхразиев.

Утырышта киләсе елларга эш планын расладылар. Татарстан хөкүмәте киләсе биш елга Русия төбәкләре һәм чит илләрдә узачак чаралар планын корырга, чит ил эшмәкәрләрен җәлеп итәргә, "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтенә яңа хәбәрчеләр пункты оештырырга, Татарстанга кайтырга теләгән ватандашларга ярдәм итү програмын тормышка ашырырга тиеш булачак.

Татарстанга кайтан ватандашлар арасында эш, торыр җир таба алмый йөрүчеләр дә бар. 1990нчы елларда ирексездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элегрәк Азатлыкка "Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG