Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сәяси репрессияләргә каршы пикетка чыккан ата-аналарны тоткарлаганнар


Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия Гобәйдуллина
Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия Гобәйдуллина

Сәяси репрессияләргә каршы Кремль янына чыгучы дүрт пикетчыны полиция тоткарлаган. Алар - "Новое величие", "Сеть" кебек эшләр нигезендә кулга алынучыларның ата-аналары.

Сәяси тоткыннар аналарын берләштергән “Аналар сәяси репрессияләргә каршы” хәрәкәте 7 декабрь Мәскәүдә Кызыл мәйдан янында ялгыз пикетларга чыккан иде.​ Кайбер пикетчылар янына полиция хезмәткәрләре килеп, документларын тикшерде, паспорт мәгълүматларын язып алды. "ОВД-инфо" Мәскәү елгасы яр буендагы пикетлардан кайбер ата-аналарны кулга алу, полиция бүлегенә алып китү очраклары турында хәбәр итә. Алар арасында Светлана Пчелинцева, Татьяна Чернова, Юлия Павликова, Михаил Метлин бар.

Полиция хезмәткәрләре Кремль яр буе Кремль мәйданына карый, шуңа күрә анда бернинди дә урам чаралары уздырырга ярамый дип аңлаткан.

Пикетчылар әйтүенчә, ялгыз пикетлар барлыгы 33 ноктада уза. Чарада "Мәскәү эше", "Сеть", "Хизб ут-Тәхрир" һәм башка эшләр нигезендә кулга алынган тоткыннарның аналары катнаша. Ялгыз пикетка чыгарга теләп, кануни пикет турында кызыксынучы аналарга "ОВД-инфо" координаторы Алла Фролова пикетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты - Кызыл мәйданның үзендә бернинди сәяси чыгышлар да рөхсәт ителми, ялгыз пикетчыларның арасы 50 метрдан да ким булмаска тиеш, бер плакатны кулдан кулга тапшырып, чиратлап тотарга ярамый.

Ялгыз пикетка чыгучы ана
Ялгыз пикетка чыгучы ана

Пикетчыларның күбесе шарф урынына бүген төшкә кадәр узган аналар корылтаенда таратылган кара борчак төшерелгән ак яулык бәйләгән. Корылтайны оештыручылар бу яулыкны Русия аналарының гаделсез мәхкәмә системына каршы берләшү билгесе икәнен әйтте.

"Мәскәү эше" нигезендә хөкем ителүчеләрнең берсе, хәзерге вакытта Русиядән күчеп киткән, читтән торып хөкем ителгән Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия Гобәйдуллина да бүгенге пикетта катнашты. Ул 6 декабрьдә кулга алынган Никита Чирцовның әбисе Надежда Лебедевага теләктәшлек белдереп, Никитаның фотосы төшкән плакат белән иң туристик урыннарның берсе - Никольская урамында басып торды.​

"Аналар сәяси репрессияләргә каршы" хәрәкәте координаторы Александра Крыленкова аңлатуынча, пикетчылар Кремльгә аркалары белән басып торалар, чөнки аналарның президент исеменә язган хатыннан соң килгән җавап та хөкүмәтнең халыкка арты белән борылуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG