Accessibility links

WADAның атлетлар комитеты Русияне Олимпиададан читләштерергә тәкъдим итә


WADA атлетлар комитеты рәисе, чаңгы ярышында Олимпиада чемпионы Бекки Скотт
WADA атлетлар комитеты рәисе, чаңгы ярышында Олимпиада чемпионы Бекки Скотт

Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) атлетлар комитеты Русия спортчыларына чикләүләр кертү мәсьәләсе тикшерелер алдыннан аларны 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарыннан тулысынча читләштерергә тәкъдим итте.

Комитетка кергән 17 танылган спортчы фикеренчә, Халыкара Олимпия комитетының Русиянең "чиста" атлетларына Япониядә нейтраль флаг астында чыгыш ясарга рөхсәт итүе җитәрлек дәрәҗәдә каты җәза түгел. Бу турыда BBC хәбәр итә.

WADA атлетлар комитеты да АКШ һәм Британиянең Русия өчен иң югары дәрәҗәдәге чикләүләр таләп итүче допингка каршы агентлыкларына кушылды.

Комитет әгъзаларының тугызы бердәнбер дөрес карар дип Русия спортчыларына киләсе ике Олимпия уеннарында катнашуны бөтенләй тыюны атаган. Даими рәвештә һәм алдан уйлап эшләнелгән ялган, коррупция намуслы уйнаучыларга карата гына түгел, үз принципларын якларга тырышучыларны да мыскыллау булып тора диелгән атлетлар белдерүендә.

Русия спортчыларын ярышлардан дүрт елга читләштерү мәсьәләсе бүген 9 декабрьдә WADA башкарма комитеты утырышында каралачак.

25 ноябрдә Дөнья допингка каршы агентлыгының төп комитеты оешманың башкарма комитетына Русияне дүрт елга халыкара ярышлардан читләштерергә тәкъдим итте. Сүз Токиода 2020 елда узачак җәйге Олимпия уеннарында һәм 2022 елгы кышкы Олимпиада вакытында Русия спортчылары өчен чикләүләр кертү хакында бара. Карар кабул ителгән очракта, алар нейтраль байрак астында гына чыгыш ясый алачаклар, Русия җыелмасын дисквалификация көтә.

Документта Русиянең WADA кагыйдәләрен бозу очраклары турында әйтелде. Мәскәү Дөнья допингка каршы агентлык экспертларына җибәрер алдыннан допингка каршы лабораториясе базасына үзгәрешләр керткән диелгән документта.

Шул мәгълүматлар базасын халыкара экспертларга тапшырмыйча, Русия допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) статусын торгызу мөмкин түгел диелде. Русиядә допинг җәнҗалы чыкканнан соң, РУСАДА стандартларга туры килми дип танылды һәм 2018 елда Олимпия уеннарында нейтраль байрак белән чыгыш ясаучы аерым спортчылар гына катнаштырылды.

2018 елда РУСАДА статусы кайтарылды, әмма берничә шарт куелды. WADA документларыннан күренүенчә, Мәскәүнең допингка каршы лабораториясенең мәгълүматлар базасына моннан соң үзгәрешләр кертелгән һәм әлеге фактны яшерергә омтылу булган.

XS
SM
MD
LG