Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Төркия кунакханәләрендә яшәү өчен салым турында канун имзалады


Төркиядә Kremlin Palace кунахканәсе
Төркиядә Kremlin Palace кунахканәсе

2020 елның 1 апреленнән Төркия кунакханәләрендә яшәү бәясеннән дәүләт файдасына салым алына башлаячак. 

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган илдәге кунакханәләрдә яшәгән өчен ике процент күләмендә салым алу хакындагы канунга кул куйды. Бу кагыйдәләр 2020 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк дип хәбәр итә Төркия хөкүмәтенең рәсми газеты.

Салымнан җыелган акчалар Төркия казнасына барачак диелә хәбәрдә.
Канун әзерләнгән вакытта Төркиянең кунакханә хуҗалары аңа каршы чыкты. Ләкин аларның фикерләре игътибарсыз калдырылды. Канунның гамәлгә керүе Төркиядә ял итү бәяләренең берникадәр артуына китерер дип фаразлана.

2019 елның гыйнвар-август айларында Төркиягә барлыгы 31 миллион турист килгән. Аларның 4,8 миллионы Русиядән булган. Икенче урында Германия.

XS
SM
MD
LG