Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хатын" фильмы: "Мөселманнарга файда булыр дигән максат көч бирде"


Фильмның төп герое – Әлфиназ Харисова

Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатрында халыкара документаль фильмнар фестивале кысаларында гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән мөселманның хатыны турында фильм тәкъдим ителде. Казан мөселман киносы фестивале аны күрсәтүдән баш тарткан булган.

Халыкара документаль фильмнар фестивале 5-12 декабрь көннәрендә узды. 9 декабрь бәйгедән тыш програмда "Күчеш яше" ("Переходный возраст") һәм "Хатын" ("Жена") фильмнары күрсәтелде. Бу ике фильмның эчтәлеге бер-берсенә һич охшамаган. Беренчесе дүрт бала тәрбияләүче ялгыз ананың мәхәббәт һәм наз эзләп Испаниягә бару өчен виза юнәтү мәшәкатьләре турында булса, икенчесе – террорчылыкта гаепләнеп, гомерлеккә иректән мәхрүм ителгән мөселманның тугры хатыны турында.

Беренче фильм герое төрле юллар белән үзенә ир назы, мәхәббәт җылысы эзләсә, "Хатын" фильмында герой бакый дөнья бәхетенә ирешергә тели, дини кануннарга буйсынып, Аллаһ Тәгалә рәхмәтен көтеп яши. Бу фильмда төп геройның прототибы – Әлфиназ Харисова.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, "Хатын" фильмы интернетка бер елдан гына чыга. Аңа кадәр аны фестивальдә генә күреп була, "Октябрь" кинотеатрында ул 10 декабрь кабат күрсәтелде. Фильм Русиядә беренче тапкыр күрсәтелә, моңа кадәр Гыйрак, Романия, Германиядә күрсәтелгән, чит ил тамашачысының һәм матбугатының уңай бәясен алган. Фильм "Лавр ботагы" документаль фильмнар фестиваленең икенче турына узган.

Фильмда 2010 еллардагы вакыйгалар – Татарстанда "Ислам җәмәгате" оешмасы вәкилләре дип танылган мөселманнарның "ваһһабчы"лар дип аталып, террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителүе турында бер сүз дә әйтелми . Тикшерү эшләре дә, яклаучы як дәлилләре дә китерелми, фильм форматы бөтенләй башка, сюжет мөселман хатынының рухи көчен, антогонист дип сурәтләнгән дәүләт машинасына каршы көрәшен сурәтли. Бу хакта фильм герое үз Facebookында да язды.

Төрмәдәге Данил Габделхаковның әти-әнисе генә кулга алу вакыйгаларын искә төшерә. Алар әйтүенчә, кулга алынучылардан гаепне таныту өчен, куәт хезмәткәрләре төрле газаплау һәм психологик басым ясау ысулларын куллана. Фильмда бер гаиләнең җыелып, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән гаилә башлыгы янына колониягә очрашуга баруы сурәтләнә, гаилә башлыгының исемен поездда документлар тикшерү барышында балаларның туу таныклыгыннан, Әлфиназның очрашу сорап язган гаризасындагы фамилиядән аңлап була.

Гаиләдәгеләр үзара татарча аралаша, камерага русча сөйли. Кайбер дини терминнар, фәлсәфи моментлар ислам белән таныш түгел кешегә аңлашылмаска да мөмкин, мәсәлән, Әлфиназның ире ягыннан туганы әйткән "ул теге дөньяга әзерләнә" дигән сүзне бөтенләй башка мәгънәдә аңларга була. Әлфиназ Мәскәүдә поезддан төшеп, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында хәләл ит, ашамлыклар сатып ала, кабат поездга утыргач, гаилә әгъзаларына "кая барасыбызны ишеткәч, бер кардәш җиләк-җимешләр бирде, ит өчен акча да алмады" дип аңлата, титрларда исә бу "бер туганыбыз" ("один родственник") дип тәрҗемә ителә. Мөселманнар гына аңлый торган мондый нечкә моментлар күп.

Сүз уңаеннан, тамашачы арасында хиҗап ябынган ике мөслимә генә күренде, залда күпчелекне кино сәнгате вәкилләре, тәнкыйтьчеләр тәшкил итте. Беренче фильм белән чагыштырганда, бу фильмны зуррак игътибар белән карадылар, гадәттә, фильм барышында залдан ниндидер комментарлар яңгырый, әмма бу фильмның ахырына кадәр зал тып-тын утырды, экранда титрлар беткәч кенә кул чабу башланды.

Фильм "Ак кош" студиясендә иҗат ителгән. Фильм авторы – режиссер Кирстен Гайнет (тумыштан Айгөл Гайнетдинова, соңрак исемен үзгәрткән – ред.). Төркиядә яшәүче башкорт кызы Гайнет үзе фестивальдә катнашмады. Азатлык аның белән элемтәгә кереп, фильмны төшерү нечкәлекләре турында сөйләште.

– Мин үзем документаль фильмнар кинорежиссеры. Игътибарны кеше хокуклары мәсьәләсенә бирәм. Беренче фильмым – "Живи, солдат, живи" Чернобыль фаҗигасе вакытында анда җибәрелгән башкорт солдаты турында иде. Анда җибәрелү нәтиҗәсендә ул сәламәтлеген югалта һәм гаиләсез кала.

Аннары Башкортстанның Салават театры турында документаль фильм төшердем, ул әлбәттә кеше хокуклары темасы түгел, әмма тарихи мәдәниятне чагылдыра. Шуннан мәсхәт төрекләре сөргене турындагы фильмга алындым.

Яңа темалар белән кызыксына башлаганда нәкъ шушы мөслимә ханымның Вконтакте челтәрендә мөселманнар белән бәйле төркемендә язуына тап булдым. Ямал-Ненец автоном төбәге Харта бистәсендәге төрмәгә ире янына өч көнлек күрешүгә барыр өчен билетларга акча җыям дип игълан элде. Шуннан соң мин аңа хат яздым һәм ярты елдан аның турында фильм төшерергә карар кылдым. Ул ризалашты. Мөслимә һәм документалист буларак мин мөселман хокуклары темасын яктыртырга тиеш дигән фикергә килдем.

Әлбәттә фестивальләрдә хатын-кызның чишенүе һәм шуның ише фильмнарны яраталар. Ләкин минем дөньяга карашым башка, өстәвенә мин теләгән фильмнарны башкалар төшерми, ә бу проблемнар турында дөньяга сөйләргә кирәк.

Кирстен Гайнет
Кирстен Гайнет

– Фильмда төрмәдәге мөселманның ни өчен гомерлеккә утыртылуы турында бәян ителми. Сәбәбе нәрсәдә?

Фильмда ирнең ничек тоткарлануы, эшнең ялганга корылуы турында сүз бар. Аларны газаплаулар белән гаепләрен танырга мәҗбүр итү турында әйтелә. Ләкин мин бит тикшеренү фильмы төшермим. Мин бары тик фильмның төп каһарманының көче, иренә, Аллаһка тугры булуы турында сөйләргә теләдем. Ул ирен көтә, Аллаһ рәхмәтенә сынауларга түзем булуы, сабырлыгы белән ирешергә тели. Мин гадел хөкем проблемын тирән яктыртмыйм, чөнки бу очракта фильм башка жанрда булыр иде. Кеше безнең илдә гадел хөкем барлыгына болай да ышанмый.

– Ни өчен фильмда хатынның төрмәдәге ире белән очрашуы тасвирланмый?

– Мондый хөкем карары чыгарылган кешегә бәйле төрмә эчендә фильм төшерүгә беркем дә рөхсәт бирмәячәк. Безгә хәтта колония тирәсен дә төшерергә ярамады, без машина эченнән тәрәзәдән генә төшерә алдык.

– Фильмда балалар берни сөйләми? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

– Балалар төшәргә теләмәде, алар фон буларак кына катнаша.

– Мөслимә социаль челтәрләрдә "иремне җәзалап җинаятьне үз өстенә алырга мәҗбүр иттеләр" дип яза. Шул ук вакытта мәхкәмә карары белән риза булмаучы мөселманнарның хатыннары ниндидер мөрәҗәгатьләр яза, хәтта пикетка чыгучылар да бар. Бу ханым нинди дә булса эш алып барамы?

– Бу эшнең эчке кухнясын аңлар өчен ул ханым адвокат һөнәренә укып чыкты. Бу хакта фильмда әйтелә. Аннары пикетларга чыгу, нидер эшләргә тырышып анда-монда бәргәләнүнең мәгънәсе юк, чөнки гомерлек төрмә җәзасы карарын 20 ел утырганнан соң гына кире шикаять итеп була. Бары шуннын соң гына ул апелляциягә бирә ала.

– Ул хатын адвокат булгач, ире янына теләсә-кайсы вакытта керә ала булып чыга...

– Әйе, әмма анда барасы бик ерак. Ул ире янына озак вакытлы очрашуларга гына бара ала, анда бару өчен дә халыктан акча җыю оештырырга мәҗбүр. Аңа бик авыр.

Романиядәге фестиваль
Романиядәге фестиваль

– Әлеге хатын кайда яши?

– Татарстанда.

– Төрмәдә утыручы Данил Габделхаков тоткарланганда рәсми басмалар әтисе коммунист булган, гомумән әти-әниләре улының мәчеткә йөрүенә каршы дип язып чыкты. Фильмда ата-аналары инде намазлы.

– Белүемчә, өч ел элек әти-әнисе намазга баса. Алар моңарчы коммунист була. Әмма Аллаһ аларга сынау биреп тугры юлга бастыра.

– Фильм төшерергә финанс кайдан алдыгыз?

– Барысын да мөмкинлектән карап эшлим. Продакшнда экономиялим. Динамик күренешләрне төшерү өчен генә икенче операторны ялладым. Аңа түләдем. Монтаж белән үзем шөгыльләнәм. Тавыш режиссерына түләдем, әмма аның белән дә бик аз акча түләү шартына килешә алдык. Шуның белән шул. Әлбәттә мин җәелеп китеп эшләмим, һәр урында экономиялим.

Минем "Ак кош" дигән студиям бар. Бу чын студия түгел инде, ә сайт һәм анда минем проектларым турында мәгълүмат бирелә. Шунда мин иҗади кешеләрне берләштерәм. Алар белән бергә гомум контент булдырабыз. Тавыш режиссеры, композитор, монтажлаучылар кушыла. Алар мәскәүдәгеләр кебек акчалар таләп итми. Идея өчен эшлиләр дип әйтергә була. Бу иҗади берләшмә.

– "Хатын" фильмы Мәскәүдән тыш, тагын кайсы фестивальләрдә тәкъдим ителде?

– Германия һәм Романиядә фестивальләрдә катнашты, яхшы бәяләмә алды. Гыйракта күрсәтелде. Без башка бик күп фестивальләрдә дә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгатьләр җибәрдек. Бу фильм Казан мөселман кинофестиваленә дә туры килә иде, ләкин ул анда узмады, програмга кертелмәде. Русиядә башка фестивальләр дә күрсәтүдән баш тартты. Менә хәзерге бәйсез АртДокфест кына алды. Шуңа күрә мин фильм Русиядә башка күрсәтелмәс дип уйлыйм.

Германиядәге фестивальдә Кирстен Гайнет
Германиядәге фестивальдә Кирстен Гайнет

- Күп кенә фильмнарыгыз татар-башкортлар белән бәйле. Бары бер фильмыгыз гына төрек мәсхәтләренә багышлана. Ни сәбәпле ул темага алындыгыз?

Аларны депортацияләү тарихы бик аз язылган. Бары телевидение сюжетларында гына урын алган. Шуңа бу теманы яктыртырга булдым. Мисал өчен, кырымтатарларда да, чеченнарда да, кабарда-балкарларда да сөрген турында фильмнар бар, ә менә төрек мәсхәтләрендә юк. Бу теманы Мәскәүнең дәүләт кино фондына барып өйрәндем. Архивларны карадым, әмма мәгълүмат бик аз. Фильм 12 декабрь "Сталкер" кинофестивалендә күрсәтелде. Фильм 25 илдә, 50ләп фестивальдә күрсәтелде инде. 13 бүләккә лаек булды. Бик күп уңай бәяләмәләр килде. Аны күрсәтү җиңелрәк, чөнки анда башка фильмнардагы кебек бүгенге көн проблемы түгел, ә тарихта калган проблем чагылыш таба. Бүгенге проблем турындагы фильмнарны күрсәтү авыррак.

* * *

Күп очракта мөслимәләр фильмга түгел, хәтта фотога төшүдән да баш тарта. Төп рольдә уйнаган Әлфиназ Харисова Азатлыкка әйтүенчә, фильмны мөслимә төшерүе сәбәпле, ул үзен иркен хис иткән.

"Башка чит кеше төшерсә, бәлкем миңа бу эшне башкарып чыгу авыр булыр иде. Кирстен мөслимә булганга, мин үземне аның белән бик тыныч хис иттем. Иремнең һәм үземнең киләчәгем өчен, шулай ук мондый хәлгә очраган мөселманнарга файда булыр дигән максат белән башкаруым миңа көч бирде. Кирстен белән мине ирем таныштырды булып чыга инде, чөнки аның турындагы хәбәр Кирстенга барып җиткәч, ул минем белән элемтәгә чыкты", ди ул.

Әлфиназ сүзләренчә, ул сабыр булырга тырышса да, кайвакыт моңа көче җитмәвен әйтә. Бары Аллаһка сыену, туганнарының ярдәме генә көч бирә.

"Үз әти-әниләрем булыша, иремнең әти-әнисе матди һәм рухи яктан даими ярдәм итеп килә. Күршеләрдән дә начар сүз ишеткән булмады, чөнки безнең гаиләне яхшы яктан гына беләләр. Балаларга да бармак төртеп күрсәтүчеләр булмады. Әлбәттә төрмә белән бәйләнешле эш булгач, якын-тирәдәге кешеләрдә сагаеп калу булгандыр, чөнки кеше сүзенә колак салучылар шактый. Ул вакытта әти-әниләргә бик авыр булды. Шакымаган ишек, мөрәҗәгать итмәгән түрәләре калмады", дип искә ала Әлфиназ.

Белешмә: 2011 елда милиция хезмәткәрләрен үтерүдә, теракт әзерләүдә гаепләнеп, "Ислам җәмәгате" дип аталучы оешманың дүрт әгъзасы кулга алына. Башкортстанның югары мәхкәмәсе гаепләнүче хатын-кызларны өч ел һәм дүрт айга, Венер Хаҗетдиновны 23 елга, Данил Габделхаковны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Адвокатлар бу гаепләүнең урынсыз булуын әйтә.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG