Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан башлыгы: "тәрбия үзәкләрендә" уку киләчәктә ихтыяри булачак


Шоһрат Закир

Синҗан башлыгы "тәрбия үзәкләрендә" тотылучылар укуларын тәмамлады дип белдерде, ләкин тоткыннарның туганнары алар азат ителмәде ди.

Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә урнашкан "тәрбия үзәкләрендә" тотылучы кешеләр укуларын тәмамлаган һәм киләчәктә мондый әзерлек ихтыяри рәвештә булачак. Бу хахта Синҗан башлыгы Шоһрат Закир сүзләренә сылтанып Азат Азия радиосы хәбәр итә.

Журналистлар мәгълүматынча, Кытай түрәсе әлеге үзәкләрдә тотылучыларның иреккә җибәрелү-җибәрлемәве турында ачыклык кертмәгән. Шоһрат Закир Пекинда узган матбугат очрашуында "стажерлар укуларын тәмамлады" дип кенә белдергән.

Хәбәрдә язылуынча, "тәрбия үзәкләрендә" тотылучыларның туганнары алар һаман азат ителмәде дип белдерә.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр дөньяга 2 ел элек тарала башлады. Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Шулай ук Азатлык Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туган абыйлы-энеле Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт тарихы турында да язды. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. 25 ноябрь Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Кытайга депортацияләү янаган Шәһризат Шәүкәтнең вакытлыча сыену бирү мөрәҗәгате каралды. Әмма аның мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде. Шаһдияр Шәүкәтнең шикаяте 2 сентябрьдә каралган иде. Аның да мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде. Карар Татарстанның Югары мәкхәмәсенә шикаять ителде. Эш 13 декабрьдә каралачак.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG