Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең өчтән бере илдә хезмәт хакы 50 мең cумнан ким булмаска тиеш дип саный


Русия иҗтимагый пулаты уздырган сораштыруда катнашучыларның өчтән бере 40-50 мең сум хезмәт хакын гадел дип атаган. 

Русияләрнең өчтән бер өлеше эшләүче кешенең керемнәре айга 40-50 меңнән дә ким булмаска тиеш, дип саный. Бу саннар Русия иҗтимагый пулаты уздырган "Русия җәмгыятендә социаль тигезсезлек һәм аны җиңү юллары" дип аталган сораштыру нәтиҗәсендә алынган. Сораштыруда катнашканнарның 97 проценты социаль тигезсезлекне бетерү өчен дәүләт өстәмә чаралар күрергә бурычлы дип санавын әйткән.

Тагын 20 проценты эш хакы 30-40 мең сум, 10 проценты – 21-30 мең сум булырга тиеш дигән. Сорашуда катнашучыларның 35 проценты гадел дип саналган хезмәт хакы 50 мең сумнан да ким булмаска тиеш, дип белдергән.

Сораштыру Русия иҗтимагый пулатының интернет сайтында узган, анда 674 кеше катнашкан.

Респондентларның 91 проценты социаль тигезселекне бетерү өчен "демонстратив рәвештә куллану" күренешен киметергә кирәк дигән. 80 проценты бизнеска социаль җаваплылык йөкләнергә тиешлеге хакында белдергән, 71 проценты активистлар һәм сәүдәгә бәйле булмаган оешмаларның роленә өметләнәбез дигән.

Сораштыруда катнашучыларның 90 проценты дәүләт халык керемнәрендә чамадан артык аерманы бетерергә тиеш дип белдергән.

2019 елның 1 маеннан Русиядә рәсми расланган минималь хезмәт хакы 11 280 сум тәшкил итә.

Президент Владимир Путин үзенең 2012 елгы "май фәрманнарында" 2018 елга халыкның реаль хезмәт хакын 1,4-1,5 тапкыр арттырырга кушкан иде. Аерым алганда, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 2012-2013 елларда ук үз төбәгендәге уртача хезмәт хакына кадәр җиткерелергә тиеш диелде.

2019 ел башында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Путинның "май фәрманнары" үтәлми дип белдерде һәм аларның тормышка ашырылуын контрольдә тоту өчен "Навальный һөнәр берлеге" булдыруы турында игълан итте.

XS
SM
MD
LG