Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче чечен сугышы башлануга 25 ел тулды


Чечняда Русия хәрбиләре, 1994 ел
Чечняда Русия хәрбиләре, 1994 ел

1994 елның 11 декабрендә Русия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелде. Русия хакимияте бу чараны "конституцион тәртипне торгызу" дип атады.

Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматкә караганда, Русия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. "Мемориал" мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.

Беренче Чечня сугышы 1996 елның августында тәмамлана. 31 августта Хасавюрт шәһәрендә солых килешүе төзелә, аңа ярашлы республиканың статусы мәсьәләсен карау биш елга кичектерелә.

Борис Ельцинның Чечняга гаскәр кертү хакында боерыгы чыкканчы ук Русия һава көчләре рәсми танылмаган Ичкерия президенты Джохар Дудаев җитәкчелегендәге сепаратистлар урнашкан объектларны утка тота. 1994 елның 26 ноябрендә Дудаевка каршы өч меңнән артык кеше һәм дистәләгән танк Грозныйга керә. Танк экипажларының күбесе Русия гаскәрендә хезмәт итүчеләрдән тупланган була. Җәяүле гаскәрләр ярдәме булмаганга, танк колоннасы яндырыла. Ул вакытта Русиядән күпме хәрби һәлак булганы төгәл билгеле түгел, 21 танк йөртүче әсирлеккә эләгә. Русия саклану министрлыгы Русия хәрбиләренең Грозныйдагы чарада катнашуын кире какты.

Беренче Чечня сугышы башлану көнен хәзер искә алмыйлар диярлек. Аның корбаннары саны да төгәл билгеле түгел. Мәскәүнең Богородское зиратында күмелгәннәрнең каберләре дә әлегәчә исемсез кала бирә, дип яза "Новая газета".

XS
SM
MD
LG