Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысыннан күбе соңгы айдагы протест чаралары хакында ишетмәгән 


Мәскәүдә оппозиция протесты
Мәскәүдә оппозиция протесты

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру күрсәткәнчә, протест чараларында русияләрнең 24 проценты шәхсән катнашырга әзер.

Русия халкының протест халәтен тикшерү кысаларында Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең яртысыннан артыгы (54%) соңгы айда илдә булган протест чаралары хакында берни дә ишетмәгән.

10 проценты андый чаралар хакында яхшы белүен әйткән. 18-24 яшьлекләр арасында мондый кешеләр саны күбрәк – 16 процент.

Респондентларның күпчелеге үзләре яшәгән шәһәрдә тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә яки үз хокукларын яклап киңкүләм чаралар узу ихтималын бик түбән дип исәпли. Үзләре шундый чарага урамга чыгарга әзер кешеләр саны 24 процент тәшкил итә.

Хакимиятнең игътибарын кискен проблемнарга җәлеп итү өчен протест чараларында нинди дә булса формада катнашырга теләр идегезме, дигән сорауга яртысынан күбрәге (53%) "берничек тә катнашмас идем" дип җавап биргән. Шул ук вакытта 33 проценты петициягә кул кую, 14 проценты йөрештә шәхсән катнашу, сигез проценты листовкалар яки интернетта мәгълүмат тарату рәвешендә ярдәм итәргә әзерлеген белдергән.

Сораштыру 18 яшьтән өлкән булган 1600 русияле арасында 2019 елның 5 декабрендә уздырылган.

"Левада" үзәгенең ноябрдә уздырган сораштыру нәтиҗәләре русияләрнең 29 проценты илдә сәяси протестлар булу ихтималы бар дип санавын күрсәткән иде. 19 проценты шундый чараларда катнашырга әзерлеген белдергән. Тагын 30 проценты илдә социаль-икътисади таләпләр белән протест чаралары узарга мөмкин дигән. Респондентларның дүрттән бер өлеше аларда катнашырга әзерлеген әйткән.

XS
SM
MD
LG