Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өчтән бер өлеше илдә сәяси протестлар ихтималы бар дип саный


Петербурда каршылык чарасы, 2017 ел
Петербурда каршылык чарасы, 2017 ел

Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, сәяси протестларда русияләрнең 19 проценты, икътисади таләпләр белән уздырылган чараларда - 25 проценты катнашырга әзерлеген белдергән.

Русияләрнең 29 проценты илдә сәяси протестлар булу ихтимал дип саный. Аларда катнашырга әзерлеген Левада үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 19 проценты белдергән. Тагын 30 проценты илдә социаль-икътисади таләпләр белән протест чаралары узарга мөмкин дигән. Аларда респондентларның дүрттән бер өлеше катнашырга әзер.

Шул ук вакытта русияләрнең күпчелеге сәяси һәм икътисади протестлар уздырылачагына шикләнеп карый - андыйлар 66 һәм 63 процент. Сәяси чараларга русияләрнең 75 проценты, икътисади чараларга - 69 проценты чыкмаячакбыз дип белдергән.

Сораштыру ноябрь ахырында уздырылган.

Быел март аенда Русияләрнең 20 проценты сәяси протест чараларына чыгарга әзер иде. Левада үзәге сораштыруларында катнашучыларның дүрттән өч өлеше сәяси протестлардан баш тартачагын белдерде.

Июньдә сәяси таләпләр белән митинглар уздыру ихтималы турында респондентларның 24 проценты белдерде, ә 22 проценты аларда катнашырга әзерлеген әйткән иде. Русияләрнең 69 проценты яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы протест чараларына чыгарга җыенмыйбыз диде.

XS
SM
MD
LG