Accessibility links

Сораштыру: Русияләрнең 20 проценты сәяси протест чараларына чыгарга әзер


Алексей Навальный тарафдарларының протест чарасы (архив фотосы)
Алексей Навальный тарафдарларының протест чарасы (архив фотосы)

Респондентларның 28 проценты үз шәһәрләрендә сәяси протест чаралары булу мөмкин түгел дип саный. Мондый чаралар уздырылу мөмкинлеге бик аз диючеләр 68 процент.

Русиядә һәр бишенче кеше сәяси таләпләр белән протест чараларында катнашырга әзер. 75 процент сәяси җыеннарда катнашудан баш тартачагын белдерә. Моны Левада үзәге сораштырулары күрсәтә.

Шул ук вакытта респондентларның 28 проценты үз шәһәрләрендә сәяси протест чаралары булу мөмкин түгел дип саный. Мондый чаралар уздырылу мөмкинлеге бик аз диючеләр 68 процент.

Протест потенциалының иң югары дәрәҗәсен Левада үзәге 2018 елның июлендә теркәгән иде. Ул вакытта русияләрнең 23 проценты сәяси шигарләр белән урамнарга чыгарга әзерлеген белдерде.

Тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә каршы һәм үз хокукларын яклап митингларга чыгарга халыкның 28 проценты әзер. 69 процент мондый чараларда катнашмаячакбыз дип белдергән. Былтыр ноябрь аенда респондентларның өчтән бере диярлек тормыш дәрәҗесе түбәнәюгә каршы чараларда катнашырга ниятләве турында әйткән иде. Экспертлар моны, беренче чиратта, пенсия яшен күтәрүгә халыкның ризасызлыгы белән аңлатты.

Былтыр декабрьдәге сораштыруда русияләрнең яртысы (53 проценты) хөкүмәт вазифасыннан китәргә тиеш дип белдергән иде.

Быел февральдә халыкның 22 проценты илне яхшыга үзгәртер өчен митингларга чыгарга әзерлеге турында әйтте.

XS
SM
MD
LG