Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәләл тормыш рәвешен популярлаштыру һәм үстерү белән Чиләбе ширкәте шөгыльләнәчәк


Проект кысаларында Татарстандагы биш шифаханәне хәләл кагыйдәләренә туры китерерлек итеп үзгәртү күздә тотыла.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы республикада хәләл яшәү рәвешен популярлаштыру һәм үстерү проектын тормышка ашырачак оешманы сайлап алды. Бу эшне Чиләбе өлкәсендә теркәлгән "Формула роста" ширкәте башкарачак. Бу оешма моңарчы андый бәйгеләрдә катнашмаган һәм ул өлкәдә эшләгәне булмаган.

Проект кысаларында Татарстандагы биш шифаханәне хәләл кагыйдәләренә туры китерерлек итеп үзгәртү күздә тотыла. Моннан тыш, башкаручы бу шифаханәләрне рекламлау максатыннан Казанда дүрт баннер урнаштырырга, хәләл чаралар турында "түгәрәк өстәл" уздырырга, буклетлар һәм Татарстан харитасын бастырырга тиеш була. Буклетларның 800 данәсе рус телендә, тагын 800е - инглиз, 400е - гарәп телендә булырга тиеш. Татар телендә мәгълүмат бирү таләбе куелмаган. Исемлектә күрсәтелгәнчә, башкаручы "түгәрәк өстәл" вакытында туклану оештырырга, анда катнашучылар өчен сувенир продукциясе җитештерү, фотога һәм видеога төшерүче чакыруны да үз өстенә алырга тиеш.

Аукционда Чиләбе ширкәтеннән кала Казаннан ике оешма – "Хәләл групп" оешмасы һәм "Татарстанның машина төзелеше кластеры" берләшмәсе катнашкан.

"Формула Роста" ширкәте Чиләбедә 2010 елда теркәлгән. "Интегрум" мәгълүмат базасы күрсәткәнчә, ширкәтне гамәлгә куючы һәм аның мөдире - Дмитрий Федоров. "Формула роста" бәйгеләрдә бу елның көзеннән генә катнаша башлаган, барлыгы алты бәйгедә катнашкан. Шуларның икесендә җиңеп чыккан.

Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы заказыннан кала, Мәскәү өлкәсендәге җиңел атлетика Олимпия резервы спорт мәктәбе белән бәйле проектны тормышка ашырырга алынган. "Формула роста" гамәлгә куйган "Новаинвест" ширкәте дәүләткә сатып алу бәйгеләрендә ешрак катнаша, аерым алганда, ул Чиләбе өлкәсе колонияләрен ризык белән тәэмин итә.

Ноябрдә "Формула Роста" Татарстанның "World Halal Summit — 2019" форумында катнашуын оештырырга теләгән, ләкин инвестицион үсеш агентлыгы уздырган аукционда җиңеп чыга алмаган.

XS
SM
MD
LG