Accessibility links

Кайнар хәбәр

Time журналы Грета Тунбергны ел кешесе дип атады


Грета Тунберг сурәте журнал тышлыгында
Грета Тунберг сурәте журнал тышлыгында

Журнал вәкилләре 16 яшьлек швед кызының климат үзгәрешләре белән көрәшүгә керткән өлешен һәм төрле илләрдә яшьтәшләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүен югары бәяләгән.

Сәясәтчеләрне климат үзгәрешләренә игътибар итәргә чакырып, киңкүләм чаралар оештыруы белән дөньяда танылу алган 16 яшьлек Грета Тунберг Time журналы тарафыннан ел кешесе дип аталды. Аның сурәте журналның тышлыгында чыкты.

Узган елда Грета Тунберг үрнәгендә Швециядә мәктәп укучылары җомга көннәрендә дәресләрен калдырып, климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә чакырган акцияләр уздыра башлады. Быел бу хәрәкәт дөньяның дистәләгән иленә таралды. Табигатьне саклауга багышланган глобаль урам чараларында миллионлаган кеше катнашты.

Сентябрьдә Тунберг Нью-Йоркта узган климат саммитында чыгыш ясап, сәясәтчеләрне киләсе буыннар иминлеген саклау турында кайгыртмыйча, аның "балачагын урлауда" гаепләде. Бу чыгыш бөтен дөньяда бәхәс уятты, күпләр Тунбергны яклады, шул ук вакытта аны тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. АКШ президенты Дональд Трамп, Русия президенты Владимир Путин, Бразилия президенты Жаир Болсонару аны тәнкыйтьләп чыктылар. Шул ук вакытта Тунбергка АКШның элеккеге президенты Барак Обама, Германия канцлеры Ангела Меркель теләктәшлек күрсәтте. Хәзер Тунберг Мадридта климат саммитында катнаша. Грета Европага Америкадан катамаранга утырып килде, чөнки ул һава очышлары ярдәмендә сәяхәт итмәскә тырыша.

Time журналының кыска исемлегенә шулай ук АКШ вәкилләр пулатының спикеры Нэнси Пелоси, АКШ президенты Дональд Трамп, Трампка импичмент турында тикшерү башлауга сәбәп булган шикаять авторы – махсус хезмәтләрнең билгесез хезмәткәре дә, Һонкгонгта протест чараларында катнашучылар да кергән булган.

Узган елны Time журналының "Ел кешесе" исеменә төрле илләрдән кыю журналистлар төркеме лаек булган иде. Алар арасында "Эхо Москвы" радиосы хезмәткәре Татьяна Фельгенгауэр һәм хәрби хәбәрче Аркадий Бабченко да бар иде. Кыю журналистлар төркемендә Төркиядә үтерелгән согуд журналисты Җамал Хашогги да ел кешесе дип танылды.

XS
SM
MD
LG