Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ризаэтдин Фәхретдин ничек башкорт булсын, ул — татар!"


Ризаэтдин Фәхретдин хатыны Нурҗамал белән, Уфа, 1926

Риза Фәхретдин исемендәге мәктәпләр, мәгърифәт үзәкләре, мәчетләр, урам исемнәре күбрәк булырга тиеш. Аның хакында кинофильмнар төшерергә кирәк дип исәпли аның туганнары һәм хезмәтләрен өйрәнүче галимнәр. Риза Фәхретдин башкортмы, татармы диюгә дә нокта куярга кирәк, ул — татар, диелде.

Быел галим, мәгърифәтче, татар тарихы, педагогика, татар теле һәм әдәбияты буенча йө­злә­гән хезмәт авторы, 1922-1936 елларда Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдин тууга 160 ел тулуны билгелиләр. Бу уңайдан Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы фәнни конференция оештырды. Чыгыш ясаган галимнәрнең күпчелеге Риза Фәхретдин исемен популярлаштыру җитми, гәрчә аның тормыш юлы нигезендә документаль, нәфис фильмнар төшерергә мөмкин дип саный.

Програмда Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев, Татарстан мөфтие Камил Самигуллин, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашырга тиеш диелсә дә, алар күренмәде. Президиумда Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, "Казан кирмәне" тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева, академик Наил Вәлиев бар иде.

Сулдан: Наил Вәлиев, Рафаил Хәкимов, Зилә Вәлиева
Сулдан: Наил Вәлиев, Рафаил Хәкимов, Зилә Вәлиева

Риза Фәхретдин үз гомерендә бик күп хезмәт яза, китаплар бастыра. Үзе, гаиләсе ачлы-туклы яшәсә дә ул китапларын сатудан баш тарта. Дүрт тапкыр Австриядән галимнәр килеп, архивы өчен зур акчалар тәкъдим итәләр, ләкин ризалашмый. "Сатсам, үзем дә, гаиләм дә рәхәттә яшәп калыр, ләкин киләчәк бар бит. Еллар узу белән милләтемнең галимнәре миннән дә авыррак заманнарда яшәүләре ихтимал. Галимнәрнең чит илгә барырга мөмкинлекләре булмаса, анда сакланган архивның нинди мәгънәсе бар соң?" дип җавап кайтарганы билгеле.

Аның зур архивы туплана. Үзе эшләгән Уфадагы диния нәзарәтендәге архивында 86 256 документ сакланып калган. Аны Риза Фәхретдин 250 томга кадәр җиткерә, моңа өстәп 2500 басмадан торган бай эчтәлекле ки­тап­ханәсен васыять итеп калдыра. Тикшерүче галимнәр сүзләренә караганда, диния нәзарәтендәге бай китапханәнең бер өлеше дин әһелләре тарафыннан таратылып югала.

1966 елда галим мирасы Башкорт дәүләт архивына тапшырылды. Башкортстанның Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, тарих институтында Ризаэтдин Фәхретдин фонды бар. 1966 елда Риза Фәхретдиннең 24 томына иң беренче булып академик Миркасыйм Госманов юлыга. Диния нәзарәте архивында 16 томын галим Әнвәр Хәйри таба. Әнвәр Хәйри элегрәк биргән комментарларга караганда, Фәхретдиннең Болгар тарихына бәй­ле кулъязмаларның бер өлеше башкорт тарихчысы Әхнәф Харисовта һәм ул архивка тапшырылмый калган. Аның вафатыннан соң башкорт галиме Гайсә Хө­сә­еновка күчкән.

Галимә Лилия Байбулатова Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләре нигезендә кандидатлык диссертациясен язган. Әлегә кадәр галимнең барлык хезмәтләре дә табылган, өйрәнелгән дип әйтеп булмый дип сөйләде ул Азатлыкка. Ул башкорт галимнәрендә булган хезмәтләр турында белми.

Лилия Байбулатова
Лилия Байбулатова

"Әле барлык китаплары, хезмәтләре дә өйрәнелмәгән, гарәп имлясында язылган ул, андый галимнәр күп түгел безнең. Ул бит төрле хезмәтләр язган. Мәсәлән, мин тарихчы буларак аның дин турындагы хезмәтләренә тиешле бәя биреп бетерә алмыйм. Аны өйрәнгән галим, Риза Фәхретдин кебек киң кырлы фән иясе булырга тиеш. Хезмәтләрен яңадан бастырырга дисәк, аны бер төркем тарих, әдәбият, дин, мәгариф белгечләре эшләргә тиеш.

Башкорт галимнәрендә Риза Фәхретдин хезмәтләре бар дигән сүзләр йөри

Галимнең архивының бер өлеше Уфада һәм Петербурда. Совет берлеге вакытында югалмасын өчен ул аны Көнчыгыш институтының архивына тапшыра. Кем тели, аларны өйрәнә ала. Башкорт галимнәренең кулларында Риза Фәхретдиннең хезмәтләре бар дигән сүзләр йөри, әмма мин үзем күрмәдем.

Белгечләр аны белә, әмма киң җәмәгатьчелек барыбер белми. Аны укыган саен яңа мәгълүмат килеп чыга. Фәхретдиннең 1920 елларда әйткән: "Безнең милләт бетәчәк" дигән сүзләре минем күңелемдә уелып калды. Бүген ул масштабта фикерләгән галим дә, дин әһеле дә юк. Бүгенге көндә яшәгән булса, ул барысын да ничек бар, шулай язар, сөйләр иде. Чөнки ул гаделлек, хакыйкать яклы була.

Әлеге дин әһелләрен белеп бетермим, әмма Риза Фәхретдин даими рәвештә Мәскәүгә әле бу кешене, әле тегесен яклап, төрмәдән азат итүне сорап хатлар язган. Бик күп кешеләргә акчалата ярдәм иткән", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Ризаэтдин Фәхретдин татармы, башкортмы?

Галимнең Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан музее мөдире Диләрә Гыймранова музей бинасын яңадан төзергә кирәк дип сөйләде.

"Сүз музейны төзекләндерү түгел, яңа бина салу турында бара. Әйберләрне тиешле дәрәҗәдә, тиешле температурада саклар өчен яңа бина кирәк. Музейның хәзерге бинасы 1940нчы елларда салынган, бик иске. Матди ярдәмне гадәттә "Татнефть"тән алабыз.

Музейда Риза Фәхретдиннең бик күп әйберләре бар. Бездә сандыгы, Коръәне саклана. Мөфтияттә эшләгән вакытта аның кабинетында торган сәгате бар. Шулай ук кулъязмалары, фотосурәтләре саклана.

Диләрә Гыймранова
Диләрә Гыймранова

Башкорт галимнәре Ризаэтдин Фәхретдинне "башкорт" дип атый. Аның турында фильм да чыкты, башкорт дип тә исбатладылар, әмма Кичүчат халкы бу темага бөтенләй игътибар итми. Кичүчат авылында туган Ризаэтдин Фәхретдинне берничек тә башкорт дип булмый. Әти-әниләре дә Кичүчат зиратында җирләнгән, кабер ташлары сакланган. Туган токымы да бездә. Айдар Гайнетдинов (Төбәк тарихын өйрәнүче - ред.) килеп, кабер ташын табып, “Сәйфетдин” дип язылган, дип, безгә күрсәтеп китте. Әтиләре, бабалары бездә тугач, ул ничек башкорт булсын инде? Мин үзем татарга, башкортка бүләргә кирәк дип санамыйм. Риза Фәхретдиннең үзенең фикеренчә, милләткә хезмәт итәргә кирәк. Милләт дигән сүз эчендә татар да карала, башкорт та, башка төрки халыклар да.

Соңгы елларда гомумән аның шәхесенә игътибар артты. Аның хезмәтләрен бастырып чыгарган Әнвәр Хәйригә без бик рәхмәтле. 1990нчы еллар башында Риза Фәхретдиннең китабы дип кулга тотып алырлык китаплары да юк иде. Хәзер мөмкинлекләр киң, иркен, укыйм дигән кешегә китаплар бар. Ләкин эшлисе эшләр күп, эшне туктатасы түгел. Менә "Мәшһүр хатыннар"ы әле генә тәкъдим ителә, алар басмада юк иде, өстәмә итеп чыгарылганмы, белмим. Уфа архивларында "Китап юаныч" китабы ята , эшлисе эшләре күп әле галимнәрнең", диде ул.

Чарада Риза Фәхретдинның туганнары да катнашты. Аның берсе Әлмәттән Әлфия Ямаева, икенчесе Казаннан Рәшидә Рәфыйкова. Алар бүгенге көндә Риза Фәхретдинны өйрәнү бик актуаль дип саный.

"Риза Фәхретдин мирасын өйрәнү бик актуаль"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:04 0:00

"Хәзерге балаларны тәрбияләр өчен Риза Фәхретдиннең иҗатын өйрәнү мөһим. Мин мәктәпләргә йөрим. Укытучылар мәктәпләрдә тәрбия-нәсыйхәт көтеп тора. Быел "Рухият" нәшрияты китаплары тәкъдим ителгәндә Риза Фәхретдинның "Җәвами гул-калим шәрхи"нең урысча вариантын чыгарды. Аны балаларга мәктәптән өйрәтергә иде. Гарәбстанда аны мәктәптә укучы балаларга өйрәтәләр, ә үзебездә юк. Бик кызганыч", ди Ямаева.

Рәшидә апа Рәфыйкова Риза Фәхретдинның исемен популярлаштыру өчен Иске Казандагы урамга аның исемен бирергә кирәк дип саный.

Иске Казанга, үзәк урамнарына бирсеннәр иде аның исемен

"Туганым бер урамга Риза Фәхретдин исемен бирүне сорап Казан мэриясенә язган иде. Биргәннәр, әмма Казандагы читтәге урамга. Анда таксилар да йөрми. Бер йорт кына бар. Һәм шунда исем биргәннәр. Иске Казанга, үзәк урамнарына бирсеннәр иде аның исемен", ди ул.

Ризаэтдин Фәхретдин Уфаның татар зиратына җирләнгән, кабере дә шунда. Ямаева да, Рәфыйкова да анда туганнар калмаганга күрә кабере каралмый кала дип борчылалар.

"Риза хәзрәтнең оныгы Җанбәк исән булганда анда барып та йөриләр иде, чистарталар иде. Җанбәкнең балалары Анастасия, Людмила Уфада яшиләр. Кабер каралмаган, әрем, кычыткан үсә дип әйтәләр. Барып йөрү мөмкин түгел", дип сөйлиләр.

Сүз уңаеннан, Риза Фәхретдин хатыны Нурҗамал белән озак гомер кичерәләр, алар алты балага тормыш бүләк итә­. Әмма совет хакимияте галимнең гаиләсенә дә бәхетсезлекләр күп алып килә. Олы улын кулга алып аталар, икенчесен төрмәгә утырталар. Үзен ачыктан-ачык эзәрлекләмиләр, ләкин салым өстенә салым өстәп, җа­нын алалар. Галим өендә хәтта мен­дәре белән самавыры да калмый. Акчасы булмагач, җиһазларын тартып алалар. Мөф­тинең керосин һәм шәм сатып алырга да акчасы булмаган дип әйтә. Үзенең бер китабында, идән­гә иске бишмәтләр җә­еп, тә­рәзәдәге бозны сулышы бе­лән эретеп, тишектән төш­кән ай яктысында иҗат иткәнен язып калдырганы билгеле. Фәхретдиннең нәселе ахыр чиктә урыслаша.

Аны берничек тә башкорт галиме дип атап булмый. Без ул тарткалашны гомумән аңламыйбыз

Риза Фәхретдиннең туганнары аны башкорт галиме дип атавын кабул итми. "Башкорт сүзе сословиене аңлаткан, аны берничек тә башкорт галиме дип атап булмый. Без ул тарткалашны гомумән аңламыйбыз. Риза Фәхретдиннең бабалары Яшел Үзән ягындагы Бакырчы дигән татар авылыннан. Уфада эшләгәнгә генә аны башкорт дип әйтеп булмый", диде Әлфия Ямаева. Алар да галимнең мирасының бер өлеше архивка тапшырылмаганын ишетеп белә, әмма төгәл әйтә алмады. Моны галимнәр тикшерергә, эзләргә тиеш дип саный алар.

Фәнни конференциядә чыгыш ясаган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Риза Фәхретдиннең 160 еллыгын Татарстанның мәгариф һәм фән министрылыгы, Татарстан диния назарәте беренче булып зурлап уздырырга тиеш дип саный. Әмма аны Тарих институты зурлый дип билгеләде ул.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

"Тарихчы статусы булмаса да, Риза Фәхретдиннең бөтен язганы - татар тарихы. "Шура" журналында аның Болгар чоры, Алтын Урда турында мәкаләләр чыгара. Тарих институты аңа тарихчы буларак бәя бирә. Риза Фәхретдингә кадәр дә, аннан соң да тарихчылар күп була. Әмма ул барысыннан да аермалы фәнни хезмәтен язганда, теге яки бу ханны, тарихи вакыйганы тасвирлаганда милләткә файдасы һәм зыяны нинди булган дигән сорау куеп эш иткән.

Үзбәк ханны язганда ул аны: "Динебезгә, милләтебезгә, башыбызга җитәсе кешеләргә капканы ачучы Үзбәк хан булган", дип тасвирлый. Идегәй морза хакында "үзенең шәхси мәнфәгатен милләт мәнфәгатеннән өстен куйды", дип язып калдырган. Алтын Урданың башына җитүче Аксак Тимер дигән, аны Идел-Уралга чакырып китерүче шушы Идегәй дип язып калдырган Риза Фәхретдин. Чыңгызханга исә бөтен диннәргә тигез караучы җитәкче дигән бәяләмә биргән.

Милләт дөреслеккә мохтаҗ, ул гаделлекне яклаган шәхесләргә мохтаҗ. Милләт изге сүзләрне әйтүчеләргә сусаган

Риза Фәхретдиннең китап булып басылмый калган әсәрләре, хезмәтләре бар. Бастырырга кирәк, тагын казынырга кирәк. Риза Фәхретдинне искә алулар, аның хезмәтләре турында фәнни конференцияләр уза икән, бик яхшы. Бүген милләтнең Риза Фәхретдин кебек шәхесләргә ихтыяҗы зур. Милләт дөреслеккә мохтаҗ, ул гаделлекне яклаган шәхесләргә мохтаҗ. Милләт изге сүзләрне әйтүчеләргә сусаган.

Һади Атласидан 1937 елда сорау алганда, Уфага Диния назарәтенә баргансың, Риза Фәхретдинов белән Туран дәүләтен төзергә җыенгансың дип аны гаеплиләр. Бәхетенә, Фәхретдин ул вакытка үлеп киткән була. Шушы сорау алу беркетмәләре бар. Һади Атласи белән алар кода була. Чорга бәя биргәндә бер Риза Фәхретдинне генә өйрәнеп булмый. Аның янында Һади Атласи да булган, Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) белән гаять зур эш башкарганнар, Габдерәшит Ибраһимов аның турында "гомерлек дустым" дип яза. Бу шәхесләр татар дөньясына гына түгел, барысына да танылырга тиеш", дип сөйләде Бәйрәмова.

Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936)

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Фәхретдин хәзрәт һәм әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Аннары Лениногорски районы Түбән Чыршылы мәдрә­сә­сендә ун елдан артык укый. Мәдрәсәне тә­мамлаганда дүрт китап яза. Тирә-якка аның таләпчән, яңа алымнар белән укыткан, сәләтле мөгаллим дигән да­ны тарала.

1889 елда Уфа­га казый итеп чакыралар. Яшь булуына карамастан, аңа бу вазифаны йөк­лиләр, ул хөкемлек эше бе­лән шө­гыльләнә башлый. Уфада чакта тарихи-фәнни эшкә ба­шы белән чума, бик күп иҗат итә. Унлап китабы басыла. Үз гомерендә галим 147 китап чыгара, аларның 77се бала тәрбиясенә багышланган.

Риза Фәхретдин исеме та­тар дөньясына таныла. 1906 елда атак­лы Закир һәм Шакир Рә­миевлар аны Оренбурга эш­кә чакыралар. "Шура" жур­налында мөхәррирлек итә, шул ук вакытта "Хөсәения"дә укытып, аның мөдире булып та эшли. Журналда галимнең 777 фәнни мәкаләсе басыла. Тарих, фәлсәфә, география, психология, икътисад, педагогика, дидактика, биология, математика, татар теле һәм әдә­бияты, иҗтимагый фикер тарихы – күптөрле фән тармакларына бәйле мәкаләләр бастыруга ирешә. Чит ил галимнәрен журналга язарга күндерә.

1936 елның 12 апрелендә вафат була. Аңа 77 яшь була. Ризаэтдин Фәх­ретдин Уфаның татар зиратында җирләнгән.​

фикерләр (25)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG