Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланындагы Boeing казасы эше мәхкәмәгә тапшырылды


Казанда очкыч казасы
Казанда очкыч казасы

Казандагы Boeing 737-500 һәлакәте эшен Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе караячак.

Boeing 737-500 казасы эшендә гаепләү карары расланган һәм эш мәхкәмәгә тапшырылган дип хәбәр иткән Русия баш прокуратурасы. Бу эш нигезендә ул елларда "Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе булган Валерий Портнов, ширкәтнең шеф-пилоты Виктор Фомин, Росавиациянең Татарстан идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров гаепләнә.

Портнов һәм Фоминга Русия җинаять кодексының 263 маддәсе 3нче бүлеге нигезендә, Умаровка 293нче маддәнең 3нче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу маддәләрнең икесендә дә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган.

14 ноябрдә Русия Тикшерү комитеты 2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында булган казасында очкыч җитәкчесе Рөстәм Сәлихов һәм икенче пилот Виктор Гуцул гаепле дип таныды. Һәлак булулары сәбәпле, аларга карата җинаять эше туктатылган.

"Тикшерү күрсәткәнчә, Сәлиховның очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе аз булган, ә очкыч таныклыгын ул ялган документлар нигезендә алган", диелгән иде тикшерү комитеты бәяләмәсендә. Пилотның ялган таныклыгы турында 2009 елда ук билгеле булса да, Шәүкәт Умаров кул астындагы һава ширкәте җитәкчелеге документны тикшерми һәм Сәлиховны җавапка тартмый.

Портнов һәм Фомин һава ширкәте штурманы Сәлиховны ялган документлар белән пилот итеп алуда һәм аны очкыч белән мөстәкыйль идарә итүгә рөхсәт бирүдә гаепләнә.

2013 елның 17 ноябрендә Мәскәүдән Казанга очып кайткан Boeing 737−500 "Казан" халыкара һава аланына килеп төште, 50 кеше, шул исәптән очкычның экипаж әгъзалары да һәлак булды. Казада шулай ук Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның республика идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак булды.

XS
SM
MD
LG