Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге Хәбировка: "Башкортстанда 2020 елгы җанисәп вакытында харәмләшү әзерләнә"


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлегенең XVI корылтае узды. Берлекнең яңа рәисе итеп Наил Нәбиуллин сайланды. Активистлар берничә мөрәҗәгатьне кабул итте, шул исәптән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать итте.

15 декабрь көнне Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлегенең корылтае узды. Ул "Азатлык" берлеге торгызылуының ун еллыгына һәм "Зөләйха" китабы чыгуга багышланды. Корылтайда 104 кеше, шуларның 24е читтән торып (скайп, Телеграм аша) катнашты. Корылтайда яңа рәис итеп Наил Нәбиуллин сайланды.

Оешма активистлары берничә мөрәҗәгать кабул итте. Аның берсе Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка булачак җанисәптә хәрәмләшүләргә юл куймау таләбе куелган. "Фактлар шуны сөйли: Дөнья башкортлары корылтае һәм сезнең хакимияттәге кайбер түрәләр ярдәмендә башкорт фәнни берлеге вәкилләре төркеме тарафыннан 2020 елдагы җанисәп вакытында тулы масштаблы фальсификация әзерләнә, аның төп максаты итеп Башкортстанда яшәүче татарларның санын киметү булачак", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Азатлык" берлеге узган җанисәп вакытларында республикадагы башкортлар саны Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "маханик" рәвештә башкорт итү барәбәренә башкарылды, дип саный. "2020 елда шундый ук ысуллар кулланылачак дип исәпләргә нигез бар", ди алар. Активистлар 2020 җанисәбендә хәрәмләшүләр булдырмауны таләп итә, һәм моңа Башкортстан хакимиятенең җаваплы булуын искә төшерә.

Корылтада кабул ителгән резолюциядә Татарстан конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыру, Татарстанда мөстәкыйль милли мәгариф системын булдыру, Татар милли университеты һәм Татарстанның һәр районында татар гимназиясен ачу кебек тәкъдимнәр бар. Русия думасына резолюциядә Төбәк телләре турында Европа хартиясен ратификацияләү, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү, БДИ имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген булдыру таләпләре куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка республикада татар теленә дәүләт статусын бирү таләбе дә бар.

Моннан тыш "Азатлык" яшьләр берлеге Татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. Анда яшьләр татар халкын җанисәптә татар булып язылырга һәм барлык гамәлләрен татар милләте, Татарстанга булачак файданы истә тотып башкарырга чакыра.

Яшьләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка аерым мөрәҗәгать кабул итте, анда алар 1552 елда Казанны яклаучыларга кичекмәстән һәйкәл куюны таләп итте.

XS
SM
MD
LG