Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида мигрантлар 80 кешене ОМОН кыйнавын белдерде


Мигрант тәнендә кыйнау эзе
Мигрант тәнендә кыйнау эзе

Хабаровскида хосусый автопаркта эшләүчеләрне ОМОН тоткарлап, 80гә якын кешене кыйнаган дип хәбәр иткән Кыргызстаннан килгән мигрантлар.

12 декабрдә полиция хосусый автопаркта барлык автобус йөртүчеләрне дә тоткарлаган, аларның документларын тартып алган. Күзәтү видеокамераларын ябыштырып куеп, мигрантларны берничә сәгать дәвамында кыйнаганнар. Бу турыда Азаттык радиосына Самарбәк Осмон уулу сөйләгән. Хәзер ул кабыргасы сынып өйдә ята. Аны паспорты булмаганлыктан хастаханәгә алмаганнар.

Кыйнауларның сәбәбен Самарбәк белми. Аның сүзләренчә, унар кешене бүлмәгә кертеп, йөзләренә битлек кигән затлар аларны чукмарлар белән кыйнаган. Кайберләрен миграция кәгазьләрен чәйнәп, су белән йотарга мәҗбүр иттеләр дигән Самарбәк Осман уулу.

Икенче бер мөһаҗир сөйләгәнчә, кыйнарга алып кергәч аларга "аска карарга" кушылган. Күзәтү камералары ябыштырылган иде дигән ул. Полиция хезмәткәрләре "сез кызыл утка үтәсез, билетсызларны төшереп калдырасыз, тәртип бозасыз" дип кычкырганнар. 4-5 кешене аеруча рәхимсез кыйнаганнар. Автобус йөртүчеләрне иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә иреккә җибәргәннәр, иртән гадәттәгечә эшкә чыгарга кушканнар. Кайберләренә документларын һәм телефоннарын кайтармаганнар диелә хәбәрдә.

Кыргызстанның Хабаровскидагы консулы Кадырбәк Мырзабаев 17 кыргыз мигранттыннан ОМОН кыйнаулары хакында белдерү алынганын раслаган. Ул эчке эшләр министрлыгына, прокуратурага, ФСБга бу турыда ризасызлык белдереп мөрәҗәгать җибәргән.

Эчке эшләр министрлыгының Хабаровски бүлеге полиция хезмәткәрләренең "Легаль булмаган мигрант" рейды уздыруларын, аның барышында үзе белән шәхесен раслаучы документы булмаган 73 кеше ачыкланганын хәбәр иткән.

XS
SM
MD
LG