Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде


Татар активистлары Вахитов районы мәхкәмәсендә
Татар активистлары Вахитов районы мәхкәмәсендә

16 декабрьдә Казан шәһәренең Вахитов районы мәхкәмәсе Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую турындагы мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәскә карар итте.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗановның Татарстан хөкүмәтенә каршы шикаяте нигезендә чираттагы утырыш узды. Галимҗанов 1999 елның 26 февралендә расланган 93нче санлы карарны тормышка ашыруны таләп итә. Татарстан хөкүмәтенең әлеге карарында "1552 елда Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую" турында сүз бара.

Хөкемдар Евгения Зыбунова Галимҗановның гаризасын канәгатьләндермәскә дигән карар чыгарды. Яклаучы Галишан Нуриәхмәт бу карарга шикаять белән Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте.

Узган мәхкәмә утырышына хакимият вәкилләре килмәү сәбәпле, ул күчерелгән иде.

Бу утырышта Татарстан хөкүмәтеннән вәкил буларак юрист Роберт Әхмәтҗанов, Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсеннән юрист Руслан Хәмидуллин бар иде. Мәдәният министрлыгыннан вәкил килмәгән.

Хөкемдар Татарстан хөкүмәтенең бу карарын үтәү өчен нинди эшләр башкарылуын хөкүмәт вәкиле Роберт Әхмәтҗановтан сорады.
"Бу вазифаны башкару Казан кирмәне музей-тыюлыгына йөкләнде, димәк, без бу эш буенча җавап бирергә тиеш түгел", диде юрист Әхмәтҗанов.

"Алайса бу эшнең башкарылуын контрольгә алуга нәрсә комачаулады?" дип сорау бирде Мөдәррис Галимҗановның яклаучысы Галишан Нуриәхмәт.

Түрә сүз 2002 елгы вакыйга турында барганга, моңа аңлатма бирә алмыйм дип җаваплады.

"Безнең рәсми хатларга, Мәдәният министрлыгы: "Ул һәйкәл әзер, алсу мәрмәр таш Испаниядән кайтарылды, шар формасында эшләнде", диделәр. Ул шар кайда?" дип сорады Галишән Нуриәхмәт.

Әлеге сорау Татарстанның мәдәният министрлыгына юллануы, аңа җавап әзерләнәчәге билгеле булды.

Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсеннән килгән Руслан Хәмидуллин һәйкәл өчен шарның шәһәр хакимияте тарафыннан бөтенләй сатып алынмавын белдерде.

"Башкарма комитет ул шар һәйкәлне сатып алмады, бездә андый сату-алу эшләре турында мәгълүмат юк. Без Татарстан хөкүмәте белән килешәбез һәм бу гаризаны канәгатьләндерүгә каршы", диде Казан хакимияте түрәсе.

Хөкемдар Казан шәһәре башкарма комитет тарафыннан һәйкәл ясау өчен фонд төзү-төземәү турында сорады, ләкин хакимият вәкиле бу хакта берни белмәвен әйтте.

"Бу әллә кайчан булган вакыйгалар, Казан башкарма комитетында документларның саклану вакыты өч ел. Алар башта архивка тапшырыла, аннары юкка чыгарыла", диде ул.

Казанны яклаучыларга һәйкәл кую турында карар булып та, аның үтәлмәвен шикаять итеп активистлар мәхкәмәләргә 2012 елдан бирле мөрәҗәгать итеп килә. 2012 елда мәхкәмә Татарстан хөкүмәтенең һәйкәл турындагы 1999 елгы карары, республиканың "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газетларында басылып чыкмаганга күрә, гамәлгә керә алмаган дигән карар чыгарды. Бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә гамәлдә калдырды.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнгәч, Азатлыкның 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыйсызмы дигән сорауга: "Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG