Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкә мәхкәмәсе тыелган әдәбият саклауда гаепләнгән Рәүф Фәсхетдиновка штраф карарын гамәлдә калдырды


Киров өлкә мәхкәмәсе
Киров өлкә мәхкәмәсе

Киров өлкә мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдиновкә карата гаепләү хөкемен раслады. Ул тыелган экстремистик дини китаплар саклауда һәм таратуда гаепле дип танылып, аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләгән иде.

17 декабрдә Киров өлкә мәхкәмәсе Рәүф Фәсхетдиновның апелляция шикаятендә китерелгән дәлилләрне яраксыз дип тапты һәм шикаятьне кәнәгатьләндермәде.

Фәсхетдинов әлеге карар өстәрәк торучы мәхкәмәдә шикаять ителәчәк, шул исәптән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшырылачак дип белдерде.

Ноябрдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы мәхкәмәсе Фәсхетдиновны тыелган экстремистик дини китаплар саклауда һәм таратуда гаепле дип табып, аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләгән иде.

Аннан алда Урта Шөн авылында татар мәдәнияте үзәгендә тентү уздырып, ФСБ хезмәткәрләре тыелган әдәбиятның федераль исемлегенә кергән берничә китап тапты. Болар гарәп галиме Тәкыйтдин Ән-Нәбханинең өч хезмәте диелде.Тикшерү Рәүф Фәсхетдинов әлеге китапларны Киров өлкәсе кешеләре арасында тараткан дип белдерде.

Фәсхетдинов гаебен танудан баш тартты, ул Нәбхани китапларын беркайчан да укыганы булмавын, үзенә каршы күрсәтмәләр биргән кешеләр белән таныш булмавын әйтте.

"2019 елның 8 октябрендә татар мәдәнияте үзәгенә керү ишеге ватылган иде, әмма берни дә урланмады. Икенче көнне көтмәгәндә ФСБ хезмәткәрләре килеп җитте, һәм алар туры китап киштәсенә барып, андагы китаплар арасыннан өч тыелган китап тартып чыгардылар" дип сөйләде Фәсхетдинов.

18 ноябрдә Рәүф Фәсхетдинов Нократ Аланы мәхкәмәсе карарын өлкә мәхкәмәсенә шикаять итте. Ул үзенә карата белдерелгән гаепләүләрнең ялганга корылганлыгын әйтте. Шулай ук ул мәхкәмәдә ФСБ шаһитләренең, ягъни Фәсхетдиновтан тыелган китаплар алуларын белдергән кешеләрнең күрсәтмәләре башка шаһитләр әйткәннәргә туры килмәвен дә искәртте.

Ноябрдә Азатлык белән әңгәмәдә Фәсхетдинов бу гаепләүләр артында Киров өлкәсе татар конгрессы рәисе, өлкәдәге башка татар оешмаларын үзенә буйсындырырга теләүче Равил Нургалиев тора дип исәпләвен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG