Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында тоту карарын гамәлдә калдырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты математик Азат Мифтаховны 2020 елның 7 февраленә кадәр сак астында калдыруга шикаятен карады. 

17 декабрьдә мәхкәмә утырышында адвокат Светлана Сидоркина аспирант Азат Мифтахов өчен кул куйган кешеләрнең исемнәрен укыды дип яза дип яза DOXA Telegram каналы. 500 чамасы кеше исеме укылгач, хөкемдар "аларның барысын да укырга җыенасызмы" дип сораган. Кул куючыларның исемлеген карап чыгып, хөкемдар "мин боларның берсен дә белмим, нигә, мәсәлән, саклану министры кул куймаган" дип, бу документны эшкә теркәүдән баш тарткан.

Утырыш нәтиҗәсендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Мифтаховны 2020 елның 7 февраленә кадәр сак астында тоту карарын гамәлдә калдырган.

Декабрь башында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азатны сак астында тоту вакытын 2020 елның 7 февраленә кадәр озайткан иде. Егетнең адвокатлары бу карарны шикаять итте.

25 яшьлек Азат Мифтахов 2019 елның 7 февралендә кулга алынды. Ул "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә.

XS
SM
MD
LG