Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс 2019 елда Татарстан халкын кызыксындырган темаларны атады


“Яндекс” эзләү хезмәте 2019 елда Татарстанда интернет кулланучылар соравыннан чыгып, елның иң популяр темаларын билгеләде.

Узган елда республикада иң күбе WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты, Дәүләт шурасына сайлаулар һәм “Яндекс.Драйв” каршеринг хезмәтен эшләтеп җибәрү белән кызыксынганнар. Казанда яшүсмерне күпләп җыелып кыйнау һәм Әлмәттә ике яшүсмернең фаҗигале һәлак булуы турында белергә теләүчеләр дә күп булган. Гомумән алганда, Татарстанда ел күрсәткечләре Русиянекеннән бик аерылмый, дип яза "БИЗНЕС Online".

Русиядә дә, Татарстанда да иң популяр кешеләр Украина президенты Владимир Зеленский, компьютер уеннары ясаучы япон програмчысы Хидео Кодзима һәм Швециядән экология активисты Грета Тунберг булган. Татарстанда Русия кино актрисасы Кристина Асмус турында мәгълүматны дә күп тапкырлар эзләгәннәр.

Гомумән ил күләмендә русияләрне Украинада президент сайлаулары, Парижда собор яну һәм Мәскәүдә җәйге протест чаралары башка темалардан күбрәк кызыксындырган.

Популяр җырлар арасында Казанда татар җырчысы Лейнаның “Малай на белом барсе” җыры өченче урынга чыккан.

Моңа кадәр "Оксфорд" нәшрияты 2019 елның сүзе итеп "climate emergency" (климатның гадәттән тыш халәте) гыйбарәсен сайлаган иде.

Азатлык татар телендә быел нинди сүз яки гыйбарәләр “ел сүзе” була алуы хакында язды.

XS
SM
MD
LG