Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты чүп яндыру корылмасына каршы булучылар белән очрашу уздырырга кушты


Осиновода чатыр лагерен тарату
Осиновода чатыр лагерен тарату

Очрашу 19 декабрьдә булачак. Корылмага каршы иницатив төркем белән Татарстан вице-премьеры, экология министры һәм Казан мэры очрашачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чүп яндыру корылмасы төзелеше турында фикер алышу өчен Казан һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу оештырырга кушкан. Бу хакта Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде дип яза Татар-информ.

Элегрәк Татарстан президентының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә хат язып, активистлар республика җитәкчелеге белән очрашу үткәрүне сораган иде.

"Президент мөрәҗәгатьне карап чыкты һәм очрашуны республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинга, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга йөкләде", дигән Галимова.

Очрашу иртәгә, 19 декабрь, иртәнге сәгать 8дә инициатив төркемнең биш вәкиле катнашында узачак.

Ноябрь ахырында чүп яндыру корылмасына илтүче юл төзелә башлау турында хәбәр таралгач, вазгыять кискенләште.

2 декабрьдә активистлар төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады.

Лагерда җыелган кешеләр саны арта барды. Төзелеш эшләре тулысынча туктатылды. Ләкин чарада катнашучылар техниканың алынуын хакимиятнең хәйләкәр алымы дип санады, һәм чатыр лагере таралмады.

Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды, алар биредә юл салырга дип килгән техниканы туктатуга иреште.

Ләкин берничә көн элек лагерь полиция тарафыннан таратылды, чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыккан активистларга карата 16 административ эш кузгатылды. Аларны киңкүләм чара оештыруда һәм полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаеплиләр.

Казан янындагы чатыр лагерен куып тарату өчен Миңнехановның вазифасыннан китүен таләп итеп социолог, "Югары икътисад мәктәбе" яшьләр тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев петиция урнаштырды.

XS
SM
MD
LG