Социолог, "Югары икътисад мәктәбе" яшьләр тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев интернетта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасыннан китүен таләп иткән петиция урнаштырган. Моңа аны Казан янында чүп яндыру заводы төзелешенә каршы чыккан активистларны көч кулланып тарату этәргән. 16 декабрь иртәсендә лагерьдәге активистларны ОМОН көчләре тоткарлаган, лагерь үзе юк ителгән.
Ясәвиев чатыр лагеренең бер таләбе дә үтәлмәгән дип ассызыклый: "чүп яндыру корылмасы мәйданчыгына канунсыз юл төзү эшләре дәвам иткән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов лагерь вәкилләре белән очрашмаган, иҗтимагый экология экспертизасы үткәрү өчен заводның проект документациясе бирелмәгән".
Татарстан президенты Татарстан Конституциясенең ватандашларның тыныч җыеннарга һәм саф әйләнә-тирәгә хокукларын гарантияләгән 43нче һәм 53нче маддәләрен тәэмин итми һәм ватандашларның сәламәтлегенә кагылган мәсьәләләрдә аларның фикерен исәпкә алмый, дип саный социолог.
"Лагерьне куып тарату карары Рөстәм Миңнехановсыз кабул ителмәве аңлашыла. Әлеге куып тарату, ватандашлар белән диалог булмау, аларның конституцион хокукларын бозу өчен җаваплылыкның зур өлешен аның өстендә. Шуңа күрә аның вазифасыннан китүен таләп итәргә кирәк дип саныйм", дип аңлатты фикерен Ясәвиев "Idel.Реалии" басмасына.
Ноябрь ахырында Осиново янында чүп яндыру корымасы төзеләчәк дип фаразланган урын янындагы кырга бульдозерлар, экскаваторлар китерелде. Активистлар әлеге юллар булачак чүп яндыру заводы өчен төзелә дип фаразлады, 2 декабрь төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корылды. 16 декабрь иртәсендә лагерьдәге активистларны ОМОН көч кулланып тоткарлады, лагерьне юк итте.