Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осиновода чүп яндыру корылмасына бирелгән урын янында юл салына башлады


Казан янында чүп яндыру корылмасын төзиячәк АГК-2 оешмасы юл салуның завод төзелешенә катнашы юк дип белдерде. 

Осиновода чүп яндыру заводы төзер өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлеге янында юл салына башлады. Завод төзүгә каршы чыгучы активистлар ул шушы корылмага илтә торган юл булачак дип фаразлый.

Юлны "Волга-Автодор" ширкәте сала. Чүп яндыру корылмасын төзүче "Альтернатив генерация компаниясе" (АГК) матбугат хезмәтендә "юлның заводка катнашы юк" дип белдерделәр.

"Төзелеш муниципалитетның җирле әһәмияткә ия булган юллар челтәрен киңәйтү планы кысаларында алып барыла. "Волга-Автодор" оешмасы әле яз көне үк муниципалитет бәйгесендә "Калдыклардан энергия" заводы булыр дип уйланылган җир кишәрлеге тирәсендә юл төзү хокукына ия булды. Республика Министрлар кабинеты бу җирләрнең планы проектын раслагач ук, алар эшкә кереште, диделәр "АГК" матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта, чүп яндыру заводы төзелә калса, бу юлларны завод үз ихтыяҗларында да кулланачак, дип ачыклык керттеләр ширкәттә.

Матбугат хезмәте вәкилләре әйтүенчә, әлегә АГК белән "Волга-Автодор" арасында бернинди дә килешү төзелмәгән.

Май аенда Осиновода чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучы активистлар АГК-2 ширкәтенең төзеләчәк завод документларын халыкка чыгармавына каршы мәхкәмә аша дәгъва белдереп, җиңүгә ирешкән иде. Активистлар белән хезмәттәшлек итүче "Принципъ" иҗтимагый оешмасы чүп яндыру заводы проекты документлары белән танышып, аның экологиягә ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлегенә бәя бирергә хокуклы дип танылды.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы – "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Төзелешне бөтен рөхсәт кәгазьләрен алып бетергәннән соң башларга җыеналар. Завод 2022 елда сафка басыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG