Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкилләр пулаты Трампка импичмент белдерде


Пулатның юридик комитеты утырышы
Пулатның юридик комитеты утырышы

АКШ конгрессының Вәкилләр пулаты утырышында президент Дональд Трампны вазифасыннан читләштерү хакында резолюция каралды. 

Вәкилләр пулаты 230 тавыш белән Трампка импичмент белдерүне яклап чыкты. 197 вәкил карарны хупламады. Трампны хакимияттән канунсыз файдалану һәм Конгресс тикшерүенә киртәләр коруда гаепләделәр.

Тавыш бирүчеләр фирка нигезендә бүленде. Бөтен республиканнар каршы, демократлар импичмент яклы тавыш бирде.

Трампны Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү вакытында аңа басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылуда гаеплиләр. Бу Трамп тарафыннан Конституцияне бозу дип бәяләнә.

Республиканнар импичмент өчен тикшерүләр уздыруны демократларның Трампны хакимияттән читләштерү өчен махсус эшләнгән, "җинаять табу өчен башланган" диделәр.

Трамп үзе бу карарны 2016 елгы сайлау нәтиҗәләрен "гамәлдән чыгару" юлы белән "дәүләт түнтәрелеше" ясарга омтылыш дип бәяләде.

Трампка импичмент белдерергә мөмкинлек бирә торган тикшерү сентябрдә башланды.

Вәкилләр пулаты кабул иткән карарны гыйнварда Сенат тикшерәчәк. Президентны вазифасыннан читләштерү өчен сенаторларның өчтән икесенең тавышы таләп ителә. АКШ тарихында Сенат президент импичменты турында карарны беркайчан да расламады, әмма 1974 елда импичмент янавы белән президент Ричард Никсон вазифасыннан китте.
Америка халкы арасында Трампка импичментны яклаучылар һәм аңа каршы булучылар якынча бер санда.

XS
SM
MD
LG