19 декабрьдә Кирмән кереше янында бер-берен алыштырып торган пикетчылар кулларына “Миңнеханов вазифасыннан китсен”, “Сез безгә химия җәннәтендә үлү хокукын яклыйсыз”, “Сез чүп яндыру заводын яклыйсыз, без үз сәламәтлегебезгә зыян китермәү өчен көрәшәбез” дигән шигарләр күтәреп торды.
Пикетка чыккан Олег Емельянов Азатлыкка "чүп яндыру заводы төзелешенә каршы чатыр лагере корган кешеләр белән бу проблем турында утырып сөйләшү урынына Татарстан президенты аларны көч кулланып куып таратуны өстен күрде. Ул бу вазифага лаек түгел, вазифасыннан китсен. Халык фикеренә колак сала торган, кешеләргә гаскәр белән ташланмый торган президент кирәк", диде.
Икенче бер пикетчы Марина Шоетова да чатыр лагерен коручылар Конституциядә язылган чиста һава өчен үз хокукларын таләп итүчеләр иде, хакимият безнең хокукларыбызны боза һәм барыбызны да агулаячак чүп яндыру заводы төзергә тели дип белдерде.
Бүгенге чараның төп максаты - Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның вазифадан китүен таләп итеп чыгучыларның берсе булган Шоетова чүп яндыру заводының проект декларациясен җәмәгатьчелеккә күрсәтүне дә таләп итүләрен белдерде.
Татарстан президенты нигә вазифадан китәргә тиеш дигән сорауны Шоетова, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясенең гаранты булып тора, Конституция нигезендә ул халыкның хокукларын беренче чиратта якларга тиеш, әмма ул моны эшләми, киресенчә тыныч кына җыелу, чиста мохиттә яшәү хокукларыбызны боза дип җаваплады.
15ләп кеше катнашкан чарада Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы активистлары да теләктәшлек күрсәтте.