Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Тикшерү комитеты Кара диңгездә Ту-154 казасы эшен япты


2016 елда Кара диңгездә булган Ту-154 очкычы казасы эше җинаять составы булмау сәбәпле ябылды. Бу турыда Русия тикшерү комитеты зыян күрүчеләргә хәбәр иткән.

Ту-154 казасында һәлак булучыларның туганнарына адвокаты Игорь Турунов җинаять эшенең ябылуы хакында белдергән. Аның сүзләренчә, эшнең ябылуы дәүләт сере булып тора. Ул кайчан ябылганын адвокат әйтмәгән.

Русия саклану министрлыгының Мәскәүдән Сүриягә юнәлгән очкычы Сочида төшеп ягулык салганнан соң һавага күтәрелгәч, Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыкты. Каза 2016 елның 25 декабрендә булды. Очкычтагы 92 кешенең барысы да һәлак булды. Үлүчеләр арасында Александров исемендәге ансамбль артистлары, "Гадел ярдәм" фонды җитәкчесе, "Доктор Лиза" буларак билгеле Елизавета Глинка да һәлак булды.

Тикшерү комитеты очкыч казасы сәбәпләрен ачыклау өчен җинаять эше кузгатты. Аны авыр нәтиҗәләргә китергән очу кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә ачтылар. 2017 елда Саклану министры һәлакәткә экипаж командирының киңлектә ориентирын югалтуы китергән булуы ихтимал, диде. Казада үлгәннәрнең туганнары бу фаразга шик белдерделәр. Шулай ук очкычка яраганнан артык йөк салынган булырга мөмкин, анда шартлау булган дигән фикерләр дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG