Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова: Гаяз Исхакый музее Чистайга күчерелмәячәк


Чистай районы Яуширмә авылы музеендагы Гаяз Исхакый фотосурәтләре
Чистай районы Яуширмә авылы музеендагы Гаяз Исхакый фотосурәтләре

Журналистлар белән очрашуда мәдәният министры Ирада Әюпова Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее күчерлмәячәк диде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее төзекләндерәләчәк дип белдерде.

"ГаязИсхакый музеена бәйле проект-смета эшләре төгәлләнеп килә. Кистереп әйтә алам, мин музейны Чистайга күчерүгә каршы. Чөнки ул шәхес тарихы гына түгел, ул шул җирлекнең тарихы. Әгәр бөтен музейларны турист маршрутына кертәбез дип күчерә башласак, дөрес булырмы? Юк, әлбәттә. Дөресе – турист маршрутын шушы музейларга яраклаштырырга кирәк", диде ул.

Министр Сәйдәш музеенда да төзекләндерү эшләре төгәлләнгәнен әйтте. "Сәйдәш музее тиздән ачылачак. Бу җәһәттән Татар китабы йортын мисалга китерәсем килә. Чөнки миңа Луиза Янсуарның эшчәнлеге ошый. Килдем, күрдем, киттем принцибында эшли торган музейлар бу заманга яраклы түгел. Музей кешегә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирсен, кызыксындырсын. Шуңа күрә Сәйдәш музее турында сүз алып барганда без Тинчурин театры мәйданын файдалану турында да уйладык. Бәлки ул театр сәнгатен үстерү үзәгенә әверелеп китәр. Һәрхәлдә, бу музей кайнап торырга тиеш", диде Әюпова.

Ирада Әюпова милли-мәдәни үзәктә эшләячәк китапханә яңа буын үзәге буларак төзеләчәген һәм анда да музей экспонатларына урын калдырылачагын хәбәр итте.

Элегрәк Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү өчен 35 млн сум акча бүленүе турында хәбәр булган иде. Әлеге музейның торышы аяныч хәлдә, ул ачылганнан бирле биредә төзекләндерү булмаган. Экспозиция дә яңартылмый. Өстәвенә былтыр җәй музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янды. Татарстан Милли музееның филиалы булганда аңа азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014 елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, ул арткы планда калды дип белдерә җәмәгатьчелек.

XS
SM
MD
LG