Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Газовая урамына Зыя Камали исемен бирергә тәкъдим иттеләр


Казанның Газовая урамында Русия ислам университеты урнашкан
Казанның Газовая урамында Русия ислам университеты урнашкан

Татар мәгърифәтчесе, Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камали исемен Казанның Ислам институты урнашкан урамына бирергә тәкъдим ителә.

Казандагы Газовая урамына танылган татар мәгърифәтчесе, дин галиме, философ Зыя Камали исемен бирү турында петиция дөнья күрде. Аның авторы Шөһрәт Каһиров мөрәҗәгатен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юллаган.

"Газовая исеме бүгенге көн вәзгыятенә туры килми, бу урамны 1906 елда Уфа шәһәрендә Русия өчен беренче булган Югары мөселман уку йортын ачкан ислам галиме, мәгърифәтче һәм философ Зыя хәзрәт Камали исемен бирү дөрес булыр иде", диелгән мөрәҗәгатьтә. "Галия" мәдрәсәсендә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов та укытканы искәртеп үтелә. Монда Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан, Солтан Гәбаши, Шәйхзадә Бабич, Сәйфи Кодаш кебек күренекле шәхесләр югары белем алган, диелә.

"Хәзер Газовая урамында беренче Русия ислам институты урнашкан. Шул ук урамда, институтка каршы - "Әниләр" мәчете. Шулай итеп, Газовая урамына бары Зыя Камали исеме бирү генә лаеклы алмаш булып тора ала”, дигән мөрәҗәгать авторы.

Уфаның "Архзащита" иҗтимагый оешмасы активисты, юрист, Зыя Камалиның нәсел дәвамчысы Эльза Мәүлимшина петицияне имзаларга чакырды.

"Мин үзем инде ике ел рәттән Зыя Камалиның Уфадагы Мәҗит Гафури урамында сакланып калган ике йортын сүтелүдән коткарырга тырышам. Быел июль аенда Татарстан вице-премьеры Васил Шәхразыев Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Зыя Камали йортларын җимерүдән саклауны сорап хат юллады. Ләкин бер атна элек Зыя хәзрәт Камали йортында тарихи кыйммәт юк, диелгән тискәре бәяләмәгә кул куелды. Бу йортта алты ел Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури яшәгән", дип язып чыкты Мәүлимшина социаль челтәрләрдә.

Ноябрь ахырында Уфада Башкортстан татарларының "Берлек" оешмасы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, күренекле мәгърифәтче Зыя Камали мирасын өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырган иде. Анда Зыя Камали мирасының тиешенчә өйрәнелмәве әйтелде.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

XS
SM
MD
LG