Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укучылар катнашында полиция күнегүләре оештырылганнан соң Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе эшеннән киткән


Тукай районында полиция күнегүләре вакытында
Тукай районында полиция күнегүләре вакытында

Татарстан прокуратурасы Тукай районы Новотроицки авылында мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздыруның канунга ярашлыгын тикшерә.

Бу вакыйгалардан соң Тукай районының мәгариф идарәсе җитәкчесе үз теләге белән эшеннән киткән дип хәбәр иткәннәр Интерфакска Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Министрлык үз ягыннан комиссия төзегән, мәктәптә тикшерү бара.

Татарстан прокуратурасы полиция бүлеге һәм белем бирү оешмасыннан җаваплы затларның гамәлләренә хокукый яктан бәя бирәчәк, нигезле дип табылса, прокурор ягыннан тиешле чаралар күреләчәк, дигән Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татарстанның Тукай районындагы Новотроицки авылы мәктәп укучылары катнашында полиция күнегүләре уздырылган иде. Бу турыда видеоны кулланучыларның берсе Инстаграмга чыгарды, аны "Укытучылар альянсы" һөнәр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушан Вәлиуллин күреп алган иде.

"Күнегүләрне 9нчы сыйныф укучылары белән уздырганнар. Укучыларга тулы экипировкалы, калканлы полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә кушканнар, укучыларны егып салганнар, кулларын каерганнар. Максатлары — полиция хезмәткәрләрен киңкүләм чуалышлар вакытында эш итәргә өйрәтү", дип яза Раушан Вәлиуллин үзенең Facebook сәхифәсендә.

Эчке эшләр министрлыгы бу күнегү уздырылуын раслады. Министрлык белдерүенчә, күнегү алдыннан мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар иминлек кагыйдәләре турында кисәтелгән, күнегүгә чуалышларда катнашучылар буларак полиция хезмәткәрләре генә җәлеп ителгән, бер укучы да җәлеп ителмәгән, укучылар читтәрәк торган һәм аларга зыян килмәгән.

Шул ук вакытта өйрәнүләрдә катнашкан укучыларның берсе МБХ медиага кайбер яшүсмерләрнең "зур булмаган тән җәрәхәтләре" алуларын сөйләгән. Ул укучы исемен әйтмәскә кушкан. Аның сүзләренчә, өйрәнүләрдә катнашу турында укучыларны алдан кисәтмәгәннәр, мәктәп мөдире аларга дәресләрдән соң җыенып тышка чыгарга кушкан, "МВД белән барасыз" дигән күрсәтмә биргән.

XS
SM
MD
LG