Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта Әләзәннән Коръән хафизы Али Якуповка рухи зыян өчен компенсация түләнгән


Али Якупов
Али Якупов

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында яшәүче Коръән хафизы Али Якупов канунсыз эзәрлеклеләнүе өчен рухи зыян буларак 100 мең сум күләмендә компенсация алган.

Бу хактагы мәхкәмә карары 2017 елда чыккан иде. Коръән-хафиз Али Якупов ике миллион сум сораган иде, мәхкәмә карарын ул берничә тапкыр шикаять итте, әмма компенсация күләме үзгәртелмәде.

Ул шулай ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать иттте.

Моннан тыш, Алик Якупов сүзләренчә, аңа материал зыян өчен компенсация буларак 360 мең сум түләү карары да чыккан.

Али хәзрәтнең проблемнары 2012 елның ноябрендә башлана – аның мәхәлләсендә булган өч бабай аны ничек тә урыныннан төшереп, үз кешеләрен, Абүбәкер Бикмаевны куймакчы була. Алар Али хәзрәт турында бик күп ялган тарата, төрле инстанцияләргә - район хакимияте, ФСБ, прокуратура, полиция, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башкаларга ялган хатлар яза.

2013 елның 21 июнендә Якуповка каршы Русия җинаять кодексының ике маддә нигезендә җинаять эше ачыла – 280нче һәм 282нче маддәләре. Берсе экстремизм, икенчесе – милләтара нәфрәт тудыру.

Али хәзрәтне хатыны белән шул ук көнне Пенза-Мәскәү поездында Малайзияга, Корьән укучылар бәйгесенә барган юлда тоткарлыйлар.

Тикшерү барышында башта ул изоляторда, аннары ярты ел өй сагында тотылган. Мәхкәмә процессы ай ярым дәвам итә һәм кире прокуратурага кайтарыла. Ике ел дәвамында Али Якупов террочылар һәм экстремистлар исемлегендә була. Якуповның вәгазьләре урысчага тәрҗемә ителә. Якуповның Урта Әләзәндәге дуслары һәм якыннары йортларында тентүләр уздырыла.

Канунсыз тыңлаулар, экспертизалар, Җәзаларны гамәлгә кую инспекциясенең беләзек ярдәмендә Якуповның кайдалыгын күзәтүләре өчен Көръән-хафиз ике миллион сум сораган иде.

XS
SM
MD
LG