Русиядә яшәүчеләр яңалыкларны нигездә телевизор аша карап (70%), интернеттан (58%), газета-журналлар (19%) һәм радио аша (13%) белә. Бу мәгълүмат Mediascope хезмәте уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Сораштыру Русия элемтә министрлыгы соравы белән уздырылган.
55 яшьтән узганнар телевизордан аңалыкларны ешрак карый (88%), ә 16-24 яшьлекләр өчен яңалыклар чыганагы булып интернет тора (75%). 25-34 яшьлекләр дә яңалыкларны интернеттан карауны кулай күрә (73%).
Интернеттагы чыганаклар арасында иң популярлары – "Яндекс.Новости" (25%), ВКонтакте челтәре (10%), YouTube (7%). Шулай ук Instagram, Google, "Одноклассники", Lenta.ru, Rambler, Telegram, Facebook һәм "Медуза"ны да яңалыклар белү чыганагы дип күрсәткәннәр.
Телевизордан яңалыклар караучыларның күбесе Беренче каналны (36%), "Россия 1" каналын (35%), НТВ (19%) һәм "Россия 24" (12%) каналларын атаганнар.
Сораштырылган кешеләрнең 14 проценты интернетка яңалыклар чыганагы буларак ышаналар, ә 44 проценты телевизорны ышанычлырак дип саный.
Русияләрнең иң яраткан телепрограмнары – Андрей Малахов белән туры эфир (8,6%), "Мужское и женское" (6,3%) һәм Леонид Якубович алып бара торган "Могҗизалар кыры" уены (4,7%).
Быел җәй Левада уздырган сораштырулары русияләрнең күпчелеге ял сәгатьләрен телевизор каршында уздыруын күрсәткән иде.