Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары митинглар турында канунны кырыслатучы төзәтмәләр кабул итте


Татарстан парламенты утырышы
Татарстан парламенты утырышы

Русия Конституциясе мәхкәмәсе дәүләт оешмалары биналары янында митинглар уздыруны кануни дип тапса да, Татарстан парламенты әлеге карарны урап узарга мөмкинлек бирүче төзәтмәләр кертте.

Татарстан Дәүләт шурасы Конституция мәхкәмәсе карары белән бәйле республиканың митинглар турында канунына төзәтмәләр кабул итте. Документка ярашлы, урам җыеннары "террорчылыктан яклау максатынннан күпсанлы халык җыелып торган урыннар", шулай ук "метрополитен объектлары, маршрут транспорт чаралары тукталышлары" янында уздыру тыелачак.

Татарстан хакимияте митингларны шулай ук физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт оешмалары, "социаль хезмәтләндерү, мәдәният, балалар һәм яшүсмерләр ялы" оешмалары янында тыюны тәкъдим итә. Демонстрацияләр, йөрешләр һәм җыеннар "машиналар кую урыннарында", "балигъ булмаганнар һәм инвалидлар ял итү өчен оештырылган урыннарда" тыелачак.

Дәүләт шурасы утырышында канунны Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим итте. Ул әлеге төзәтмәләр белән Конституция мәхкәмәсе карары үтәлә диде. Әмма канун өлгесенә каршы КПРФ вәкилләре каршы чыкты.

"Сез яңа тыюлар тәкъдим итәсез. Конституция мәхкәмәсе карары үтәлер һәм митинглар турында канун йомшарыр дигән өмет бар иде. Ләкин башкача килеп чыкты", диде КПРФ депутаты Артем Прокофьев һәм Татарстанның митинглар турында кануны Русиядә болай да иң кырысы иде дип искәртте.

Аның сүзләренчә, хәзер бер мәйданда да җыеннар уздырып булмаячак.

Канунны шулай ук КПРФ фракциясе башлагы Хафиз Миргалимов та тәнкыйтьләде.

Ләкин Дәүләт шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин канунда "нинди дә булса кысулар юк" диде. Аның сүзләренчә, яңа документ "ихтимал бәрелешләрне, көч куллануны булдырмас өчен" кабул ителә.

Канунны депутатлар өч укылышта берьюлы кабул итте.

1 ноябрьдә Русия Конституция мәхкәмәсе Сыктывкарның Стефановский мәйданында митинг уздыруны тыю турында карарны кире какты. Җирле хакимиятләр дәүләт оешмалары биналары янында митинг уздыруны тыючы төбәк канунына сылтанган иде. Конституция мәхкәмәсе әлеге норма Конституциягә каршы килә диде. Әлеге карардан соң башка төбәкләр ике ай эчендә үз кануннарына төзәтмәләр кертергә тиеш.

XS
SM
MD
LG