Accessibility links

Казанның "СОлНЦе" мәктәбендә фәннәр татарча укытыла торган сыйныф ачыла


"СОлНЦе" мәктәбе
"СОлНЦе" мәктәбе

Мәктәпнең мөдире Павел Шмаков татар телендә белем бирелә торган сыйныф булачагын хәбәр итте.

Казандагы "СОлНЦе" мәктәбендә киләсе елдан белем бирү татарча алып барыла торган сыйныф эшли башлаячак. Бу турыда мәктәпнең мөдире Павел Шмаков социаль челтәрдәге битендә язып чыкты.

"Мөгаен, 1 сентябдән башларбыз – бишенче сыйныф укучыларыннан. Безгә уңышлар теләгез!" дигән ул.

Шмаков әйтүенчә, татар сыйныфы ачу турында карар Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов белән берлектә кабул ителгән.

2018 елның 12 мартында Казан мәхкәмәсе Павел Шмаковны татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә укыткан өчен 25 мең сум штрафка тарткан иде. 21 декабрьдә ул бу карарны шикаять итте.

XS
SM
MD
LG