Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 60 проценты 2019 ел авыр булды дип белдергән


Русияләрнең күпчелеге 2019 елны кыен (43%) һәм бик авыр ел (15%) дип бәяләгән. 

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру күрсәткәнчә, 2019 елны халыкның күпчелек өлеше "авыр ел" дип атаган. Респондентларның 43 проценты елның кыенлыклар белән узуын, 13 проценты зур авырлыклар китерүе хакында белдергән дип яза Ведомости.

Шул ук вакытта русияләрнең өчтән бере елны нигездә яхшы дип саный, бары тик дүрт проценты өчен генә ул бик уңышлы үткән. Үзе һәм гаиләсе өчен елның яхшы килгәнен әйтүчеләр саны күбрәк: 47 процент. Шәхсән үзе өчен елны авыр дип респондентларның 33 проценты бәяли.

2019 елны Русия өчен авыр булды дип санаучылар 43 процент тәшкил итә, бу сан узган елгы бәяләмәдән аерылмый.

2019 елның иң зур вакыйгалары дип русияләр пенсия яшен күтәрүне һәм Кырым күперен ачуны атаган.

Элерәк "Левада" үзәге сораштыруы вакытында русияләрнең 43 проценты 2019 елда тормышларының начараюын әйткән иде.

Халык шулай ук дәүләт оешмалары эшчәнлеге начараюын әйтә. 34 проценты мәгариф оешмалары начаррак эшли дигән, 46 проценты хастаханә эше начараюын әйткән, 24 проценты полиция һәм хокук саклау оешмаларының эшендә начар якка үзгәрешләр күргән.

Русияләрнең өчтән бере (32%) 2019 елда үз фикереңне әйтү кыенрак була башлады дигән. Бу 1989 елдан соң иң югары күрсәткеч.

XS
SM
MD
LG