Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хезмәттәшен көчләгән полиция түрәләре ирекләреннән мәхрүм ителде


Уфа районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеев (уртада)
Уфа районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеев (уртада)

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе җирле полициянең өч элеккеге җитәкчесен бергә эшләгән кызны күмәкләшеп көчләүдә гаепле дип табып, колониягә хөкем итте. 

Кырмыскалы районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 50 яшьлек Салават Галиев һәм Уфа районы полиция бүлегенең элеккеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеев – 7шәр елга, Уфа районының миграция идарәсе элеккеге инспекторы 34 яшьлек Павел Яромчук алты елга ирегеннән мәхрүм ителеп, колониягә хөкем ителде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Полиция түрәләре көчләүдә гаепләнгәннән соң ук эшләреннән алынган иде. Аларны гаепләп гариза язган хезмәттәше - полициянең җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучысы (дознаватель) кызны шулай ук вазифасыннан алынды.

23 яшьлек кыз сөйләгәнчә, 2018 елның 30 октябрьгә каршы төндә миграция идарәсенең Уфа районы бүлегендә аны Эдуард Матвеев, Салават Галиев һәм Павел Яромчук көчләгән. Аны исерткеч эчемлекләр эчертеп көчләгәннәр диелде.

Кайбер басмалар полиция ачыклаучысы Башкортстандагы Росгвардия офицеры кызы дип язды.

Полиция түрәләре гаепләрен танымаган. Шулай да тикшерү экспертиза нәтиҗәсендә көчләү эзләре табылды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG