Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат киләсе 16 елда Русиядә халык саны кимиячәген фаразлады


2036 елга Русиядә халык саны якынча 143 миллионга калырга мөмкин. 2020 ел башына Русиядә яшәүчеләр саны 146,741 миллион кеше тәшкил итәчәк.

Русия халкы саны 2036 елга, оптимистик фаразларга караганда, 142,993 миллион кешегә калырга мөмкин. Хәлнең иң начар торышы очрагында илдә 134,9 миллион кеше калырга мөмкин дип белдерә Росстат.

Оешма фаразлаганча, 16 елдан Русиядә 67,163 миллион ир-ат һәм 75,830 миллион хатын-кыз яшәячәк.

Миграция 2020 ел дәрәҗәсендә калачак һәм халык санының табигый юл белән кимүен каплый алмаячак. Халык санының табигый кимүе 2035 елда хәзерге 355,7 меңнән 398,5 меңгә кадәр артачак диелә хисапта.

Шул ук вакытта хәлләрнең торышы яхшы булган очракта Русия халкының саны 2036 ел башына 150,26 миллион кешегә кадәр үсәргә мөмкин.

Кеше гомеренең уртача озынлыгы 73,42 яшьтән (2020 ел күрсәткече) 79,1 елга кадәр артыр дип фаразлый Росстат.

Декабрдә Росстат китергән мәгълүматлардан Русиядә халык санының табигый кимүе соңгы унбер елда иң югары күрсәткечкә җиткәнлеге билгеле булган иде.

XS
SM
MD
LG