Accessibility links

Украина Кырым өстеннән очу өчен беренче тапкыр штраф түләтүе турында белдерде 


Акмәчет һава аланы
Акмәчет һава аланы

Казакъстан һава ширкәте Кырым өстеннән очып узган өчен Украинага 5,8 мең доллар күләмендә штраф түләгән. 

Украина Кырымны Русия аннексияләгәннән соң чит һава ширкәтләренең ярымутрау һава киңлеген канунсыз куллануна беренче тапкыр хөкем итүгә иреште. Казакъстанның Euro-Asia Air һава ширкәте 8 августта Кырым өстеннән очкан өчен 5,8 мең доллар күләмендә штраф түләгән. Бу турыда Украинаның дәүләт һава хезмәтенә сылтанып илнең һава көчләре командованиесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Русия һава ширкәтләре көн саен йөзгә якын очыш ясаса да, штраф түләми, ә казакъ һава ширкәтләре гаепләрен танып үз ихтыярлары блән түләделәр" диелгән хәбәрдә.

2014 елның мартында Кырымны Русия аннксияләгәннән соң Украина аның өстеннән очуларны тыйды. Шуннан бирле бу тыюны бозулар саны 200 меңнән артып киткән. Украинага түләнергә тиешле штрафлар күләме 56 миллион доллардан арткан.

XS
SM
MD
LG