Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының Чаллы бүлеге утырышында ана телен укыту торышына борчылу белдерелде


Утырышта катнашучылар

Татар конгрессының Чаллы бүлеге уздырган утырышта шәһәрдә 62 меңләп мәктәп укучысы теркәлгәнлеге, шуларның 25 меңе татар баласы булуы әйтелде.

Утырышта катнашучыларның кайберләре әлеге саннарга игътибар итеп, 15-20 елдан каладагы татарлар санының ниндирәк булуын фаразларга да омтылды. Аларча, киләчәктә татарлар саны кимиячәк, моңа ана телендә укытмау, аралашу мөхите һәм дә катнаш никахлар сәбәпче булачак диелде.

Утырышны конгрессның Чаллы бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов алып барды. Ул конгресс катнашында Казанда узган соңгы чараларны искә алып, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның урысча сөйләүче Татарстан делегатларына чит илләрдән килгән татарларны үрнәк итеп куюын, Конституция, бүгенге кануннар нигезендә 1-9 сыйныфларда әле татарча укыту мөмкинлеге булуы турында әйтте һәм шуннан файдаланырга чакырды.

Утырышта катнашучылар әйтүенчә, кайбер татар сыйныфларында укыту өчен ана телендә уку әсбаплары җитешми. Мәгариф министрлыгы март аена проблемны хәл итәргә җыена дип белдерелде утырышта.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова татар дәүләтчелегенең, хәзерге хакимиятләренең соңгы вакытларда нык авыр хәлдә калуын искәртеп китте.

Галимҗан Зарипов шулай ук Татар конгрессының Чаллы бүлегенең беренче бюллетене чыгуын, аның алга таба һәр чирек ел саен чыгасын искәртеп китте. “Конгресс хәбәрләре”н нәшер итүне милли хәрәкәте активисты Тәлгат Әхмәдишинга йөкләгәннәр. Шушы газетта хатлар бастыру һәм аларга җаваплар бирү дә каралган.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин кайчандыр татар мәчетләрендә урысча вәгазьләр укуны кертергә тырышуны хупламавын җиткерде. “Мәчетләрне дә урыс теленә күчерәбез икән, мәчетләрне дә бирәбез икән, бетәбез дигәнне аңлата. Саклап кала алдык”, диде Әлфәс хәзрәт.

XS
SM
MD
LG