Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыкты


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле
Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Татар яшьләренең Әстерхан җитәкчелегенә язылган хатында Явыз Иванга һәйкәл кую төрле халыкларның тарихи хәтерен капма-каршы куярга, милләтара дуслыкны җимерергә мөмкин диелә.

Дөнья татар яшьләре шурасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга мөнәсәбәтләрен белдереп, өлкә губернаторы Игорь Бабушкин, Әстерхан шәһәре мэры Алена Губанова һәм шәһәр хакимияте башлыгы Радик Харисов исеменә ачык хат юллады.

Татар яшьләре хатында Әстерханны яулап алучы патшага һәйкәл кую инициативасының төрле халыкларның тарихи хәтерен капма-каршы куюы, милләтара дуслыкны җимерүе әйтелә. "Күпмиллионлы татар халкы өчен Әстерхан - милләт формалашуның, милләт тарихының һәм мәдәниятенең бик мөһим үзәге", диелә хатта.

Шулай ук Әстерханның Явыз Иванга кадәр булган тарихына тиешле игътибар бирелмәве, мең елдан артык тарихы булган каланың яше никтер Иван IV кулга алган елдан гына саналуына гаҗәпләнә форум шурасы әгъзалары. Дәүләтнең тарихи өлкәләренә бик күп зыян китергән опричнина оештыручы патшага һәйкәл кую ихтималы хәтта самодержавие чорында да булмаган дип искәртелә хатта.

Хат Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыккан Әстерхан өлкәсе мөселманнарын хуплый. Форум шурасы тавыш бирүне, Явыз Иванга бәйле тарихи-мәдәни комплекс төзүне туктатырга чакыра. Альтернатива сыйфатында Әстерхан өлкәсендә яшәүче халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерүче истәлекле корылма булдырырга тәкъдим ителә. "Андый корылма бернинди дә каршылык тудырмаячак, Явыз Иван һәйкәленнән аермалы буларак, берләшү символы булачак. Ватаныбыз өчен тынычлык һәм татулык мөһим, шушы балансны җимерүче һәрбер зыянлы әйбер юк ителергә тиеш" диелә хатта.

Күптән түгел Әстерхан шәһәре хакимияте халыкның Явыз Иванга һәм аңа һәйкәл куюга мөнәсәбәтен ачыклау өчен үзенең интернет сәхифәсендә онлайн тавыш бирү оештырды. Сораштыруның нәтиҗәләре күренми, сайт администрациясе хәбәр итүенчә, нәтиҗәләр 20 гыйнвардан соң билгеле булачак. Бер кеше берничә тапкыр тавыш бирә ала.

26 декабрьдә Чабаксарның чуаш шагыйре Константин Иванов исемендәге бакчасында Явыз Иванга һәйкәл куйдылар. Урыс патшасының сыны ярты метр зурлыкта һәм ул пыяла тартма эченә урнаштырылган.

Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл ачу турында медиалар хәбәр итмәде, шәһәр идарәсе сайтында да мәгълүмат булмады.

Быел Чуашстанның дәүләт гуманитар фәннән институты галимнәре, Чуаш милли конгрессы аксакаллары Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыккан иде. Алар урыс патшасының чуашларга бернинди дә катнашы булмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG