Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыру игълан ителде


Орелда Явыз Иванга һәйкәл ачу тантанасы
Орелда Явыз Иванга һәйкәл ачу тантанасы

Әстерхан шәһәре хакимияте халыкның Явыз Иванга һәм аңа һәйкәл куюга мөнәсәбәтен ачыклау өчен үзенең интернет сәхифәсендә онлайн тавыш бирү оештырды.

Әстерхан шәһәре биләмәсендә Әстерхан ханлыгын Русиягә кушу хөрмәтенә мәдини-тарихи комплекс төзергә телиләр. Шунда ук "Рус Әстерханына нигез салучы" Явыз Иванга һәйкәл урнаштыру да ниятләнә. Халык фикерен белешү өчен шәһәр хакимияте интернет сәхифәсендә сораштыру уза.

Халыкка "Сез Явыз Иванның Русиядәге ролен уңай бәялисезме?" һәм "Әстерхан шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куюны сез хуплыйсызмы?" дигән сораулар бирелә.

Шул ук вакытта тавыш бирүчеләрнең яшәү урыны чикләнмәгән, сайтта теркәлү дә таләп ителми. Бер санактан бер генә тавыш исәпкә алына дигән чикләү дә юк.

2016 елда "Бөек урыс империясе" иҗтимагый оешмасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан иде.

Моңа җавабында Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин Явыз Иванның каршылыклы шәхес булганлыгын таныса да, һәйкәлне куймаячакбыз дип кистереп каршы чыкмады, бары "ашыгырга ярамый" диде.

Шул ук елның 14 октябрендә Орел шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл ачылды.

Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе Татарстанга күрше Чуашстанда да күтәрелде. 2018 елның ноябрендә Чабаксар мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Захаров Явыз Иванга һәйкәл кую хакында үзенең Instagram сәхифәсендә язып чыкты. Ул Явыз Иванны "шәһәргә нигез салучы дип әйтергә була" дип санавын әйтте.

XS
SM
MD
LG