Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәше башкаларны җәберләүдә гаебен таныган


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Байкал артындагы хәрби бүлектә бабайлык (дедовщина) күренеше турында җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә хәрби зыян күрүчеләр дип танылган.

Хәрби хезмәттәгеләр арасында низамнамәгә сыймаган мөнәсәбәтләр хакында мәхкәмә утырышы гыйнварга билгеләнгән дип сөйләгән Рамил Шәмсетдинов адвокатларының берсе Руслан Нәгыев "Бизнес-Онлайн"га.

Бергә хезмәт иткән егетләрне җәберләүче үзе дә гади гаскәри, аның исемен адвокат әлегә әйтми. Эшне аерым тәртиптә караячаклар, бу гаепләнүченең үз гаебен тулысы белән тануын күздә тота дигән адвокат.

Моннан тыш, Шәмсетдиновның хезмәт хакы күчерелә торган банк картасын талау һәм аннан акча урлау турында да тикшерү бара.

Рамил Шәмсетдинов психологик-психиатрик экспертиза узу өчен Мәскәүгә җибәрелгән. Хәзер ул юлда.

25 октябрьдә Рамил Шәмсетдинов сак алышынган вакытта хезмәттәшләренә төбәп ут ачты, нәтиҗәдә барлыгы сигез кеше үлде. Рамилнең әтисе улының бу адымына бары аны мыскыл итүләр һәм җәберләүләр генә сәбәп була алганын сөйләде.

Рамилнең адвокаты әйтүенчә, гаскәрдә төрмә тәртипләре кулланылган. Рамилгә унитазда тончыктырып үтерү белән янаганнар. "Ут ачар алдыннан ул өч көн кизү торган, өч көн йокламаган. Аңа сактан бушагач бәдрәфкә башыңны тыгып батырып үтерәбез дип вәгъдә биргәннәр. Ә аның бары йокысы килгән, ул үзен кыйнамауларын, унитазда тончыктырмауларын теләгән. Ут ачканда ул нәрсә эшләгәнен аңламаган, кем нәрсә әйткәнен ишетмәгән. Тоткарлаганда аны кыйнаганнар - ул аны да сизмәгән" дип сөйләгән адвокат. Ул шулай ук Рамил Шәмсетдиновның кылган гамәленә үкенүен, үтерергә теләмәвен, ә үзен яклавын әйткән.

XS
SM
MD
LG